Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов “Башнефть” идарәчеләр шурасыннан китәчәк


Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов “Башнефть” идарәчеләр шурасының яңа җитәкчеләр составына кермәячәк. Яңа идарәне сайлау 29 июньгә билгеләнгән.

2009 елны “Башнефть” хиссәләрен сатып алган “Система” финанс шикрәте вәкиле белдерүенчә, бу ике тарафның уртак килешүе нигезендә хәл ителгән. Вәкил моның сәяси сәбәпләрен аңлатып тормады. “Система” киләчәктә “Башнефть”ның идарәчеләр шурасы каршында эксертлар шурасын булдыруны күздә тота һәм анда Рәхимовның керүе ихтимал.
XS
SM
MD
LG