Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәйханә такмагы Русиядә сәяси шигаргә әверелде


#путинтыктотакойдавайдосвидания сылтамасы кисәк популярлашып Twitter теглары рейтингында иң югары урыннарга күтәрелде.


Twitterда кисәк популярлашып киткән #путинтыктотакойдавайдосвидания сылтамасы (һэштег) дөньядагы теглар рейтингында иң югары урыннарга күтәрелде.

Азәрбәйҗанның Астара шәһәрендәге бер мәйханәдә “Ты кто такой, давай досвидания!” такмакларын җырлаучыларны сүрәтләүче видеязма Youtubeка чыгып күпләрнең игътибарын җәлеп иткән иде.



Машина хуҗалары федерациясенең Мәскәү бүлеге координаторы Алексей Филин, күрәсең, шушы видеодагы такмакларга ияреп үзенең микроблогына: "Иртәгә машинама “Путин ты кто такой? Давай, досвидания” дигән язу эләчәкмен. Кешеләргә елмаю бүләк итәчәкмен” дип язды.

Бу сүзләрне “Война” сәнгать төркеме әгъзалары да, Думадагы “Гадел Русия” депутаты Илья Пономаревның матбугат вәкиле Данил Линдэл да хуплады. Шуннан соң аны Twitterның башка кулланучылары да дәррәү күтәреп алды.

Узган президент сайлау алдыннан февраль башында оппозиция таҗик егете Талибҗон Корбанхановның Путинга дан җырлаган ВВП җырын да интернетта бердәм рәвештә күтәреп алып аннан һит ясаган һәм моның белән Путин хакимиятендәге каршылыкларны күрсәткән иде.
XS
SM
MD
LG