Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шикаятьләр өчен яңа сәхифә ачылды. Түрәләрнең коты алынган


Азнакай районы Урманай авылында яшәүче "Халык контроле"нә үзләренең урамнарындагы өйләргә су килмәү турында хәбәр иткән.
Азнакай районы Урманай авылында яшәүче "Халык контроле"нә үзләренең урамнарындагы өйләргә су килмәү турында хәбәр иткән.

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ачылган "Халык контроле" сәхифәсенә җибәрелгән шикаятьләр тиз генә түрәләрнең өстәленә ята. Кешеләр бер ай эчендә 630га якын җитешсезлекне фотога төшереп җибәргән.

Татарстан хөкүмәте порталындагы электрон хезмәтләр проекты җитәкчесе Кристина Таланова “Халык контроле” сәхифәсенә төрле җитешсезлекләр турында фото һәм аңлатма җибәрүчеләрнең арта баруын әйтә. Хәзер алар көненә унлап, ә кайбер көннәрдә утызга кадәр төрле шикаять ала. Бу сәхифә эшләп киткәнгә бер ай вакыт узган, 627 шикаять фотолар белән бергә сәхифәгә чыгарылган. Әлеге сәхифәнең эшли башлавы түрәләр өчен “авырткан башка тимер тарак булган”.

Кристина Таланова
Кристина Таланова
“Түрәләрнең коты алынды. Чыннан да, бу сервис аларны эшләмәс өчен сылтау табып кына калмыйча, конкрет нәтиҗәләр күрсәтергә мәҗбүр итә. Республика дәрәҗәсендәге хакимиятләргә һәм җирле хакимиятләргә барсына да бик авыр. Без – бу сервисны эшләүчеләр, аларның ризасызлыгын сизәбез. Татарстан президентының кешеләр үтенече төрле оешмалар тарафыннан хәл ителергә тиеш дигән катгый күрсәтмәсе булганга гына киеренкелек йомшара һәм оешмалар нәтиҗәле эшләү юлына баса башлады”, дип белдерде Таланова.

Аның сүзләренчә, халыкны бигрәк тә юлларның төзек булмавы, теләсә кайда чүплек өемнәре яту, элемтәнең начарлыгы, теләсә кайда машина калдыру борчый. Башка мәсьәләләргә дә битараф булмаучылар бар.

Казанның Декабристлар урамындагы хаталы элмә такта
Казанның Декабристлар урамындагы хаталы элмә такта
Шулай ук элмә такталардагы хаталарны да фотога төшереп шикаять итәргә мөмкин. Казанда хаталы элмә такталар һәм урам рекламнары хәйран күп булса да, әлегә “Халык контроле”нә бер генә рәсем җибәрелгән. Бу җитешсезлек шунда ук Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгына юлланган. Сәхифәгә керүчеләр бу шикаятьнең кайчан килгәнен, аңа халыкның нинди комментарлар бирүен, җаваплыларның бу җитешсезлекне бетерү өчен эшне ничек тотуын да күзәтеп бара.

Таланова сүзләренчә, сәхифәгә килгән шикаятьләрне төрле оешмалар 10 көн эчендә карап хәл итү көнен билгеләргә тиеш. Әгәр инде булган хәл өчен министрлык, дәүләт оешмасы түгел, ә башка бер өченче ширкәт җаваплы булса, каралу вакыты 30 көнгә кадәр арта. Юлларның төзек булмавы кешеләрне бигрәк тә борчый дигән идек. Әгәр нык ватылган юлны төзекләндерү 2013 елга планлаштырылган булса, бу эшнең үтәлешен тикшерү вакыты да алдан билгеләнеп куела, ди Таланова.

“Җитешсезлекне бетерү бар кешенең дә күз алдында бара. Җибәргән кеше үзе аның нинди оешмага юлланганын күрә. Шулай ук бу оешманың җитәкчесе дә күрә. Иң әһәмиятлесе – бөтен мөрәҗәгатьләрне һәм эш барышын республика җитәкчелеге дә күзәтеп бара. Гади кеше дә, җитәкчелек тә бер үк төрле статистиканы күрә. “Халык контроле”ндәге статистика бүлегенә кереп күпме мөрәҗәгать булганын, күпмесенең каралуда икәнен, күпмесенең хәл ителгәнен һәм кешеләрнең комментарларын да карарга була.

Икенче бер үзенчәлеге шунда – әгәр шикаятьне җибәргән кеше эшнең нәтиҗәсенә канәгать булганда гына бу эш ябыла. Оешма эшнең башкарылганлыгы турында фото урнаштырырга тиеш. Шуннан соң гына, әгәр шикаять итүче канәгать булса, аның ризалыгы белән генә әлеге җитешсезлек ябыла”, ди Таланова.

Алабуга районы Мальцево авылы янындагы чүплек
Алабуга районы Мальцево авылы янындагы чүплек
Бүгенгә мөрәҗәгатьләрнең бары тик 10 процентка якыны гына каралган. Министрлыкларда һәм төрле оешмаларда бу килгән шикаятьләрне күзәтеп бару өчен җаваплылар билгеләнә башлаган. "Без якын арада мөрәҗәгатьләрнең каралуын 90 процентка җиткерергә телибез", ди Таланова.

“Халык контроле”нә җибәрелгән хәбәр һәм фотолар шунда ук сәхифәгә чыкмый. Мыскыллау һәм хаксыз рәвештә зыян сала торган сүзләрнең булмавы һәм фотолар тикшерелә. "3-4 сәгать эчендә алар сәхфәдә пәйда була", ди Таланова.

Азатлык радиосы Талановадан кешеләрнең "Халык контроле"нә татарча яза алу-алмавы белән кызыксынды. “Безнең белгечләр бар, алар ничек язган - ул шулай сәхифәгә чыгачак. Әлегә татарча язучылар булмады. Әгәр андый хәбәрләр килсә, без министрлыкларга һәм төрле оешмаларга бу хәбәргә татарча җавап бирү таләбе куячакбыз”, диде Таланова.

* * * *

Хөрмәтле укучылар, сез дә Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында төрле җитешсезлекләрне очратасыздыр. Аларны фотога төшереп, аңлатма язып "Халык контроле”нә һәм Азатлык радиосына да җибәрә аласыз.
XS
SM
MD
LG