Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:35

Мәскәүдә һәм Петербурда “Стратегия-31” кысаларында урам чаралары узачак


“Башка Русия” теркәлмәгән фирка башлыгы Эдуард Лимонов һәм “Стратегия-31” хәрәкәте активистлары бүген кич Мәскәүнең Триумфальная мәйданында конституциянең 31нче маддәсен яклап мтинг уздырырга ниятли.

Мәскәү мэриясе аны уздыруга рөхсәт бирмәгән.

“Башка Русия” хәрәкәтендә Мәскәү хакимиятенең инде 23нче тапкыр оппозициягә Триумфальная мәйданында җыелырга рөхсәт бирмәвен һәм һәрбер очрак тоткарлаулар белән тәмамлануын белдерделәр.

“Башка Русия”нең Петербур бүлеге башлыгы Андрей Дмитриев җирле активистлар чираттагы акцияне Невский проспекты буйлап йөреш рәвешендә уздырырга ниятләвен әйтте.

XS
SM
MD
LG