Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция бүлегендә үлгән Аитовның улына мәхкәмә 65 мең сум түләү карарын чыгарды


Бүген Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татарстанның Әлки районы эчке эшләр идарәсендә тоткарланучылар бүлегендә үлгән Вәкил Аитов улына Русия финанс министрлыгыннан 65 мең сум компенсация түләтү карарын чыгарды. Элегрәк мәхкәмә аның хатынына 100 мең сум, ә кызына 50 мең сум түләү карарын чыгарган иде.

Вәкил Аитов авылда бер хатын-кыз сумкасын урлауда шикләнелеп 2005 елның 30 июлендә тоткарланган булган. 31 июль көнне аны туган авылына алып кайтып берничә сәгатькә өендә калдырганнар. Шул вакытта ул хатынына аны угрылыкны үзенә алуны таләп итеп бөерләренә кыйнауларын әйтә. Шуннан аны кире милиция бүлегенә алып китәләр. Казан хокук яклау үзәге белдерүенчә, 2 август көнне Аитов милиция бүлегендә йөрәге туктаудан үлә.
XS
SM
MD
LG