Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:16

Русия мөселман оешмалары Сергей Асланянга һөҗүмне хөкем итте


Русия мөфтиләр шурасы һәм Европа өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте журналист Сергей Асланянга һөҗүмне хөкем итте.

Шул ук вакытта Русия мөфтиләр шурасы интернет сәхифәсендә күп конфессияле җәмгыятьтә журналистның үз-үзен шулай тотуы кысаларга сыймавы әйтелә. Билгеле булганча, май уртасында Асланян “Маяк” радиосында Мөхәммәд пәйгамбәр турында мыскыллы сүзләр сөйләп мөселманнарның ачуын чыгарган иде. Матбугатта Асланянга һөҗүмне дә нәкъ шул хәл белән бәйләделәр.

Билгесез кеше сишәмбегә каршы төндә Асланянга “Син Аллаһ дошманы” дип берничә тапкыр пычак белән кадаган иде. Журналист хастаханәгә озатылды. Аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Бу хәл нигезендә җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG