Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Стратегия-31" чарасы куып таратылды


31 май көнне Мәскәүдә “Стратегия-31” каршылык чарасы узды. Катнашучыларга караганда полиция вәкилләре күбрәк иде. Кичкә таба тоткарлаулар башланды. Дистәләрчә кеше тоткарланган дип хәбәр ителә.


“Башка Русия” теркәлмәгән фирка башлыгы Эдуард Лимонов һәм “Стратегия-31” хәрәкәте активистлары һәрвакыттагыча айның 31нче көнендә Мәскәүнең Триумфаль мәйданында Конституциянең 31нче маддәсен яклап митинг уздырачагын әйткән иде.

Мәскәү мэриясе аны үткәрүгә рөхсәт бирмәгән.

“Башка Русия” хәрәкәтендә Мәскәү хакимиятенең инде 23нче тапкыр оппозициягә Триумфаль мәйданында җыелырга рөхсәт бирмәвен һәм һәрбер очрак тоткарлаулар белән тәмамлануын белдерделәр.

Полиция машиналары арта

Бүген көндез үк мәйданга полиция вәкилләре китерелде. Алар Триумфаль мәйданы тирәсенә коймалар урнаштырды. Маяковский һәйкәле янында тезелеп кайсы кайда кизү торачагын билгеләделәр. Шунда ук кайбер кешеләргә видеокамералар бирелде. Узып баручыларга бу җиргә керү тыелды.

Тверская урамында полициянең 20ләп машинасы төзелеп киткән. Алар кичкә таба арта бара.

Триумфаль мәйданы тулысынча коймалар белән уратылган. Мәйданга якын тыкрыкларда шулай ук полиция автобуслары тора.

Конституция күтәреп торучы да тоткарланды

Казан вакыты белән сәгать алтыдан соң чара башлангач, Путинга каршы плакат тоткан биш кеше кулга алынды, “Сул фронт” хәрәкәтеннән Константин Косякинны радиобызызга әңгәмә биргәндә алып киттеләр.

Шулай ук “Коррупция” дигән язу тоткан бер кешене һәм “Сәяси тоткыннарга ирек” дип кычкыручыларны тоткарладылар. Ни сәбәпледер, Русия Конституциясен күтәреп торучыны шулай ук полиция машинасына озаттылар. Кулга алынучылар арасында Лимонов үзе дә бар.

Чарада катнашучылар “Путинсыз Русия!” һәм “Хурлык!” дип кычкырды.
XS
SM
MD
LG