Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүгеннән Русиядә губернаторларны сайлау кануны үз көченә керә


Бүген Русиядә губернаторларны сайлау кануны үз көченә керә. Төбәк башлыгы итеп 30 яше тулган Русия ватандашы сайлана ала.

Яңа канун нигезендә теркәлгән фирка тарафыннан тәкъдим ителгән губернаторлыкка намзәт җирле үзидарә башлыклары һәм депутатларның биштән алып ун процентка кадәр яклавын казанырга тиеш. Шулай ук сайлауда үз-үзен тәкъдим итүче дә катнашырга мөмкин, әмма әлеге хокук Русия субъектының канунында урын алырга тиеш.

Субъект башлыгы биш елга сайлана һәм рәттән ике сроктан да күбрәк бу вазифада кала алмый.

Губернаторларны беренче сайлау быелның октябрендә узачак.
XS
SM
MD
LG