Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия финанс министрлыгы: Татарстан дефолт алды хәлендә


Русиянең кайбер төбәкләре дефолт алды хәлендә. Бу хакта Русия финанс министрлыгының бюджетара мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Лариса Ерошкина белдерде. Мордовия, Чукотка, Сарытау, Әстерхан, Төньяк Осетия, Вологда, Кострома, Калининград, Алтай төбәкләре арасында Татарстан да бар.

Ерошкина сүзләренчә, бюджет керемнәренә караганда дәүләт һәм муниципаль бурыч өлеше 50% артта.

Татарстан Русиядә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң бурыч күләме нигезендә өченче урында тора. «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, 2012 елның 1 апреленә Татарстан дәүләт бурычы 79,2 миллиард сумны тәшкил итә.
XS
SM
MD
LG