Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:28

“Бибарс Сарай”да урта гасыр Казан ханлыгындагы шәһәр мохиты тудырылачак. Тамашада җитмеш артист һәм театр мәктәбе укучысы катнаша. Бу туристлар үзәге өчен хакимият бер тиен дә акча бирмәгән.

"Бибарс Сарай" туристлык үзәге “Казан ярминкәсе”ндә 1200 кв.м урын биләячәк һәм ел дәвамында эшләячәк. Әлеге проектның авторы һәм бу үзәкнең генераль директоры Фәридә Бибарсова мондый борынгы шәһәр булдыру хыялларын бик озак еллар күңелендә йөрткән. Быел февраль аеннан ныклап эшкә керешкән алар.

“Безнең урта гасырлар Казан ханлыгы чорындагы борынгы шәһәрне яңадан тудырасыбыз килә. Бу шул мохитны күрсәткән үзенә күрә бер театр булачак. Җитмешләп кеше катнашкан тамашаны күрсәтү өчен без урта гасырдагыча итеп махсус киемнәр дә тектерергә бирдек.

Фәридә Бибарсова

Фәридә Бибарсова

Хәзер бу шәһәр “Казан ярминкәсе”ндә төзелеп килә. Анда безнең борынгы һөнәрчелек тә күрсәтеләчәк. Килгән кешеләр үзләре дә ясап карый алачак. Без бу урта гасырларны чагылдырган шәһәрне сәүдә урынына әйләндереп калдырасыбыз килми. Теләсәләр, эшләнмәләрне кешеләр сатып алачак, теләсәләр, карап кына торачак. Безнең максат – милли һөнәрчелек белән таныштыру. Монда күн, зәркән, агач, талчыбык эшләнмәләр дә, туку, чигү – безнең мәдәниятебезне бизәгән һәм хәзер инде югалып бара торган барсы да күрсәтеләчәк.

Ә иң әһәмиятлесе – бу гөрләп торган шәһәр булачак. Тамашада тарихи киемнәрдә 70 кеше катнаша”, ди Бибарсова.

Мөхәммәдъяр, Сөембикә һәм башка геройлар сәхнәгә чыга

Фәридә Бибарсова сүзләренчә, көндезге 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр махсус програм барачак. Бу тамаша дүрт сәгать эчендә бер тапкыр да кабатланмаячак. Анда Мөхәммәдъяр, Сөембикә, Хуҗа Насретдин һәм урта гасырлардагы башка шәхесләр дә булачак. XVII гасырга кадәр булган көйләр, киемнәр, шигърият - барысы бергә туристларны әнә шул чорга кайтарачак. Уен коралларына килгәндә дә курай, кылкубыз, сорнай, саз, дәф, думбра яңгыраячак. Аларны һөнәрчеләр шунда ук ясап та утырачак. Көйчеләр көйләгәндә мөнәҗәтләр һәм бәетләр дә яңгыраячак.

"Бибарс Сарай"ның макеты

"Бибарс Сарай"ның макеты

“Бибарс Сарай” шәһәрендә Сабантуй мәйданчыгы да булачак. Капчык белән сугышырга, чүлмәк ватарга, чиләк-көянтә белән су ташырга һәм башка милли уеннарда катнашу мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук тамашачы уктан ату мәйданына да рәхим итә ала.

Бу көннәрдә Дагыстаннан Казанга Хуҗа Насретдин өчен ишәк кайтып җитәргә тиеш. Балаларны бу ишәккә утыртып йөртеп тә булачак. Хуҗа Насретдин үзе төрки фәлсәфәнең тирәнлеген, зирәклеген һәм шаянлыгын күрсәтүчесе образ булачак.

Камал, Тинчурин һәм Кариев исемендәге театрларның артистлары, Театр мәктәбе укучылары әлеге тамашага җәлеп ителгән. Бибарсова сүзләренчә, бу проектны тормышка ашыруда тарихчы Илдар Шәфиков та ярдәм итә. Ул һәр нечкәлекне үзенең укытучылары һәм галимнәр белән киңәшләшеп тора. “Бибарс Сарай”да XII-XVI гасырның бер чорына гына тукталып калмаганнар, ә шул дәвернең җыелма бер мохитын булдырачаклар.

“Бибарс Сарай”да дәүләт теле – татар теле

Тамаша өчен махсус либретто иҗат ителгән. Ул татар, инглиз һәм рус телләрендә басылып, бу тамашага килүчеләргә таратылачак, чөнки урта гасырдагы Казан шәһәре геройлары бары тик татар телендә генә сөйләшәчәк. Төп тамаша хан чатыры рәвешендәге шәһәр үзәгендәге сәхнәдә барачак.

“Безнең урта гасырлардагы шигъриятне дә ишеттерәсебез килә. Шулай ук тамашачыларга тәкъдим ителәчәк програмда урта гасырларда Казанда булган төп вакыйгалар да язылачак. Ханның кем икәнлеге дә аңлатылачак. Һөнәрчелек, милли ризыклар турында да кыскача мәгълүмат бирергә җыенабыз. Хәзер аларны ялгыш китмәсен өчен тарихчылар тикшерә. Бу мәгълүмат инглиз, рус, татар телләрендә булачак”, ди Бибарсова.

Түрәләр тел шартлаткан, әмма ярдәм кулы сузмаган

Бибарсова үзенең әлеге проекты белән шәһәр һәм республика хакимиятендәге түрәләргә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән булган. Берсе дә: “Ай-һай, әйбәт”, дип сүз куертудан кала ярдәм кулы сузмаган. Бу шәһәрнең кирәклеген аңлаучы бер кеше табылган һәм ул акчалата ярдәм иткән. “Проект бик кыйммәт, бурычлар да җитәрлек, шуңа күрә бу көннәрдә акча эзләү белән мәшгульмен”, ди Бибарсова.

“Бибарс Сарай” сәхифәсе әлегә бик фәкыйрь һәм ул рус телендә генә. Бу сәхифә, Бибарсова сүзләренчә, 18 июньдә тулы куәтенә эшләп китәчәк һәм бар мәгълүмат та татар, инглиз һәм рус телләрендә эленәчәк. Сәхифәгә кереп алдан билет алу мөмкинлеге дә булдырылачак.



“Бибарс Сарай” проекты бигрәк тә туроператорларда зур кызыксыну уяткан. “Казанда тарихи һәм мәдәни урыннар күп булса да, Кирмән, “Ривьера” аквапаркы һәм Бауман урамыннан кала, әлегә күрсәтер әйбер дә юк. Универсиада үтәсе булганга һәм Русиянең өченче башкаласы дип аталганга, Казанга килүче туристлар күп. Безнең бу шәһәрне күрергә теләүчеләр күп булыр дип уйлыйбыз, чөнки бер җирдә барсын да күрсәткән урын Казанда башка беркайда да юк”, ди Бибарсова.

“Бибарс сарай” шәһәренең үз кануннары бар

22 июнь көнне тамаша журналистларга, туристлык үзәкләр хезмәткәрләренә һәм шәһәр хакимияте вәкилләренә күрсәтеләчәк. 23 июньдә, Казан Сабантуе көнне, “Бибарс Сарай” халык өчен ишекләрен ачып җибәрергә ниятли. Билетлар 180 сум булачак һәм һәркемгә дә “Алтын Байса” биреләчәк. “Урта гасырларда Алтын Урданың Казан ханлыгында шәһәргә килгән кешеләргә “Байса тамгасы” биргәннәр. Аны хан хакимияте тапшырган һәм килүчегә шәһәр буйлап бернинди каршылыксыз йөрү мөмкинлеге биргән. Безнең бүгенге телгә күчерсәк, бу үзенә күрә бер виза булган.

"Бибарс Сарай"ның макеты

"Бибарс Сарай"ның макеты

Безнең “Бибарс Сарай”га килгән һәркемгә билет алганда “Алтын Байса” да тапшырылачак. Ул чигүләр белән күннән эшләнгән магнитик булачак. Безнең проектның бер кисәге буларак истәлеккә биреләчәк”, диде Бибарсова.

“Бибарс Сарай” шәһәре үзенең кануннары белән яшәячәк. Монда телефоннан сөйләшү, тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр эчү катгый рәвештә тыела. Әйләнештә хәзерге акчалар түгел, ә ул вакытлардагы махсус тәңкәләр йөриячәк. Тамаша карарга килүчеләрне милли тәм-томнардан авыз иттереп чәй эчерергә җыеналар. Моның өчен келәмнәр җәелгән, кечкенә мендәрләр куелган махсус сәке әзерләнә.

“Бибарс Сарай” сәхифәсендә әлегә “VIP зона” булачак дигән язу тора. Чәй эчү урынын рәсми документларда кафе дип атый алмаганга, шулай язып торган булганнар. Бу язуны алып атачаклар. “Чынлыкта бернинди VIP зона булмаячак. Безнең өчен бөтен кеше дә VIP. Безгә килгән бар кешене дә без хөрмәт итәбез һәм яратабыз”, ди Бибарсова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG