Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов “Башнефть”тән китә


"Мортаза Рәхимов “Башнефть” директорлар шурасыннан чыкса да, матди яктан берни дә югалтмый"
"Мортаза Рәхимов “Башнефть” директорлар шурасыннан чыкса да, матди яктан берни дә югалтмый"

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов “Башнефть” ширкәтенең директорлар шурасы әгъзалыгыннан чыгачак. Быел 29 июньдә “Башнефть” акционерлары җыелышында шушы үзгәреш рәсми бәян ителәчәк.


Мәгълүм ки, “Башнефть” ширкәте элекке елларда Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовның карамагында иде. Әмма 2009 елда республика бюджетын тулыландыруга зур өлеш кертүче ширкәтнең төп акцияләрен Мәскәүнең “Система” холдингы сатып алды. Ә сатудан кергән акчалар, җәмгысе 63 миллиард сум “Урал” хәйрия фондына күчерелде. Фондка бүгенге көндә дә Мортаза Рәхимов җитәкчелек итә.

2010 елда Мортаза Рәхимов президентлыктан алынды. Шулай да аны “Башнефть” директорлар шурасына әгъза итеп керттеләр. Һәм менә соңгы яңалык – Мортаза Рәхимов директорлар шурасыннан чыга. Бу нәрсәне аңлата соң? Шушы сорау белән без икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллинга мөрәҗәгать иттек. “Әлеге хәлдә Мортаза Рәхимов матди яктан берни дә югалтмый”, ди Ринат Гатауллин.

Шулай итеп, Мортаза Рәхимов әлеге көндә “Башнефть” ширкәте җитәкчелегеннән чыгып, дөрестән дә матди яктан берни югалтмый. Чөнки акчалар барыбер “Урал” хәйрия фондында. Шулай ук абруен да югалтмый булып чыга ул. Ни өчен дигәндә, “Система” холдингы “Башнефть” ширкәтен хәзер чит ил фирмасына сатарга әзерләнә дигән хәбәрләр бар. Бу, әлбәттә инде, Башкортстанның әлеге җитәкчелеге ягыннан бик хупланмый. Шушы хәлдә Мортаза Рәхимов әлеге сату-алуда катнашмый һәм аның гаебе юк дип саналачак.

Бу арада Мортаза Рәхимов янә дә матбугатта республиканың әлеге җитәкчелегенә карата тискәре фикерләрен белдерде. “Евразия хокук журналы” дип аталган мәгълүмат чарасына әңгәмәдә Мортаза Рәхимов әлеге хакимиятләрнең күп сөйләве, шул ук вакытта тәгаен эшләре булмавы хакында кайбер мисаллар китерә. Моны үзенә игътибар кимегән элекке президентның картларча гап-гади сукрануы гына дип бәяләүчеләр дә бар.
XS
SM
MD
LG