Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово төньягында серблар һәм НАТО хәрбиләре арасында бәрелешләр туды


Косово төньягында җирле серблар һәм НАТО хәрбиләре арасында бәрелешләр чыкты.

Звечан шәһәрендәге чуалышлар НАТО тынычлык көчләренең элегрәк серблар тарафыннан булдырылган коймаларның берсен сүтәргә тырышканда туган. Әлеге койманы серблар Приштинадагы хакимиятнең Косово төньягында контрольне көчәйтүгә каршылык йөзеннән урнаштырган иде.

Җирле серблар Косово бәйсезлеген танымый һәм чик буен Сербия хакимияте контролендә тотуын тели.

Сербларның хәрбиләргә ташлар атуы, ә каршы якның яшь чыгаручы газ сиптерүе әйтелә. Шулай ук коралдан арту булган дигән хәбәрләр дә бар. Бер НАТО хәрбие һәм ким дигәндә биш демонстрант яраланган.
XS
SM
MD
LG