Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:37

“Милләтебез хәзинәләре” татар балаларын Казанга җыя


4-17 июнь көннәрендә Казанның “Идел” яшьләр үзәгендә “Милләтебез хәзинәләре” лагере узачак. Анда Русия төбәкләреннән һәм чит илдәг 160тан артык бала катнашачак.

Ике атна дәвамында балалар тарих, тел, мәдәният, җыр һәм бию дәресләренә йөриячәк, шулай ук гамәли сәнгать һәм пешерүгә өйрәтә торган остаханәләрдә шөгыльләнәчәк, иҗади интеллигенция вәкилләре белән очрашачак, Казанның тарихи урыннарына сәяхәтләре кылачак, шулай ук Болгар белән танышачак.

Лагерь милли үзенчәлекне үз эченә алган төрле чараларны күздә тота.

“Милләтебез хәзинәләре” туган телне, мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, балаларның бер-берсе белән аралашуын максат итеп куя.

XS
SM
MD
LG