Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:16

Русия һәм Германия сөйләшүләрне октябрьдә Казанда уздырачак


Русия һәм Германия арасындагы дәүләтара чираттагы сөйләшүләр быелның октябрендә Казанда узачак. Бу хакта Германия канцлеры Ангела Меркель Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә белдерде.

Путин бүген рәсми сәфәр белән Германиягә килде.

“Без Русия белән яхшы һәм тыгыз мөнәсәбәтләр булуына шатбыз. Без икеяклы мәсәләләрне һәм мөнәсәбәтләрне тикшердек һәм быелның октябрендә Казанда Германия һәм Русия арасында дәүләтара сөйләшүләр уздыруга килештек”, диде Меркель матбугат очрашуында.

Путин шулай ук югары дәрәҗәдәге 14нче дәүләтара сөйләшүләрнең быел көз Казанда үтәчәген раслады.

XS
SM
MD
LG