Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният министры Мединский намуссызлыкта гаепләнә


Русиянең яңа мәдәният министры Владимир Мединский
Русиянең яңа мәдәният министры Владимир Мединский

Диссертациясен күчереп язуда гаепләнүче Владимир Мединскийның Русия мәдәният министры итеп билгеләнүенә аңлатмалар төрле.

Молотов-Риббентроп пакты “һәйкәлгә лаек”. Советлар Берлеге Балтыйк илләрен беркайчан да басып алмады, ә бары тик “бергә кушты” гына. Польшада 1939 елгы наци-совет хәрби парады фотосы - “фотомонтаж”. Патша Русиясендәге антисемитизм “артык күпертелгән”.

Бу альтернатив тарихмы, фатнастикамы? Юк. Бу Русиянең яңа хөкүмәтенең мәдәният министры Владимир Мединский фәнни хезмәтләре.

Путин тарафдарлары бу җәнҗаллы авторның мәдәният министры итеп билгеләнүен зур уңыш дип бәяләде. Хакимияттәге Бердәм Русия фиркасе вәкиле Андрей Исаев аны “егәрле кеше, яхшы җитәкче һәм идеолог” дип атады. Думадагы Мәдәният комитеты әгъзасы Елена Драпеко да Мединскийны “тулысынча квалификацияле” һәм “профессионал” дип сүрәтләде.

Әмма оппозиция вәкилләре һәм күп кенә галимнәр аның мәдәният министры итеп билгеләнүенә шаккатуларын белдерде һәм бу карарны хөкем итте.

Алар 41 яшьлек академикның, дистәләрчә тарихи китап авторының чын галим булуына шик белдерә, аны плагиатта һәм пропагандада гаепли.

Икенче дөнья сугышын ныклап өйрәнгән тарихчы Марк Солонин Мединскийны Һитлер Германиясенең мәгълүм пропагандачысы Йозеф Геббельска тиңли һәм аны министр итеп билгеләүне Русиянең бай тарихи мирасын мыскыллау дип атый.

Күп китаплар авторы Мединский бигрәк тә үзенең “Русия турында мифлар” исемле бестселлерлары белән мәгълум. Бу китапларында Мединский, аның фикеренчә, Русияне һәм урыс халкын каралту өчен чит ил кешеләре тарафыннан уйлап чыгарылган стереотипларны кире кагарга тырыша. Китапның бер томы “Урыс эчкечелеге, ялкаулыгы һәм рәхимсезлеге турында” дип атала.

Китапның иң бәхәсле томы - “Сугыш. СССР турында мифлар. 1939-45”. Икенче дөнья сугышы белгече, тарихчы Алексей Исаев Мединскийның бу бүлектә язганнарын “агитпропаганда” һәм “сафсата” дип бәяли.

Шулай да Мединскийның китаплары халыкта зур популярлык казанды. 2009 елда “Коммерсант” газеты бу китаплар “хәзерге Русиядә иң күп таралган тарих китаплары” дип язып чыкты.

Мединский китапларын Кремль түрәләре дә хуплап кабул итте. 2009 елда Русия президенты идарәсенең ул чактагы башлык урынбасары һәм төп идеологы Владислав Сурков “Русия турында мифлар”ның беренче томы хакында: “Китапның концепциясе бик каршылыклы һәм бәхәсле, әмма аның Русиягә файдалы булачагына шик юк”, диде.

Гыйнвар аенда гына бер төркем тарихчылар Мединскийны үзенең докторлык диссертациясен башкалардан күчереп язуда, плагиатта гаепләгән иде.

Тарихка багышланган бер интернет сәхифәсендә Мединскийның әлеге хезмәтендә башка тарихчылар китапларыннан урланган 16 параграф күрсәтелә.

Мединский бу гаепләүләрне кире кага. Әмма тарихчы Лев Усыскин әхлакый нормалар бар, плагиатчы Мединский мәдәният министры булмаска тиеш ди.

Мединский 1980 еллар ахырында абруйлы Мәскәү дәүләт университетында халыкара журналистика факультетында укыган. 1991-92 елларда Кушма Штатлардагы Русия илчелегенең матбугат бүлегендә тәҗрибә туплаган.
Русия күзләү хезмәтләре белгече Эми Найт “Мединскийның журналистика һәм инглиз телен өйрәнгәнлеге һәм 1991-92 елларда Вашингтондагы Русия илчелегенә җибәрелүе аның дипломатия белән түгел, ә күзләү эшчәнлеге белән шөгыльләнгән булу мөмкинлеген арттыра”, ди. “Урыслар инде күптәннән журналистиканы күзләү эшләрен каплау өчен кулланып килә”, ди Найт.

Советлар Берлеге таркалгач, 1992 елда Мединский Мәскәүгә кайта һәм 22 яшендә “Я” Корпорациясе”нең PR бүлеген җитәкли башлый. 1998 елда исә салым полициясенең матбугат хезмәтенә күчә.

1999 елгы Дума сайлавында “Ватаным – Бөтен Русия” фиркасенең сайлау кампаниясен җитәкли. 2003 һәм 2007 елларда Думага сайлана.

2010 елда ул чактагы Русия президенты Дмитрий Медведев Мединскийны Тарихны фальсификацияләүгә каршы президент коммиссиясе әгъзасы итеп билгели.

Былтыргы Дума сайлавында Мединский өченче мәртәбә депутат булып сайлана алмады.

Мединскийны мәдәният министры итеп билгеләү карары аналитикларны аптырашка калдырды.

Бердәм Русия фиркасе әгъзасы, социолог һәм элита белгече Ольга Крыштановская Мединскийның ни өчен министр итеп билгеләнгәнлеген белүе, әмма моны журналистларга әйтә алмавы турында белдерде.

Петербур сәясәт вакыфының сәяси аналитигы Михаил Виноградов Бердәм Русия фиркасе үзенең югары әгъзаларына министр вазифаларын вәгъдә иткән иде, ди. Ул шулай ук бу карар артында хәзер хөкүмәт идарәсен җитәкләүче һәм Мединский белән якын мөнәсәбәттә булган Владислав Сурков торырга мөмкин дип фаразлый.

Мәскәүдәге “Панорама” аналитик үзәге башлыгы Владимир Прибыловский аңлатмасы исә иң гадие. Аның фикеренчә, Кремль Мединскийны мәдәният министры итеп бары тик бу вазифага башка кеше таба алмаганга күрә генә билгеләгән. “Бу урын өчен беркем дә көрәшми һәм бу урынга кеше табу җиңел түгел. Күрәсең, ахмаклар бәйгесе булгандыр һәм алар арасыннан иң ватанпәрвәрен сайлап алганнардыр. Ә акыллылар бу урында эшләнгә теләмәгәндер”, ди Прибыловский.
XS
SM
MD
LG