Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда тотык булган дүрт табибә азат ителде


Әфганстандагы халыкара көчләр җитәкчелеге узган атнада илнең төньяк-көнчыгышындагы Бадахшан виләятендә тотык итеп алынган дүрт табибәнең азат ителүе турындагы хәбәрне раслады.

Швейцариядә теркәлгән хөкүмәттән тыш һуманитар оешманың ике хезмәткәре һәм аларның әфган хезмәттәшләре азат ителгән. Бу хатын-кызларны 22 майдан бирле бер тау куышына ябып тотканнар.

Халыкара коалиция башлыгы, американ генералы Джон Аллен белдерүенчә, тотыкларны Әфганстан эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә НАТО хәрбиләре азат иткән.

Әфган рәсмиләре аларны азат иткәндә биш сугышчының үтерелүен белдерә.
XS
SM
MD
LG