Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нэви Пиллей: Сүрия җитәкчеләрен ярлыкау мөмкин түгел


БМОның кеше хокуклары идарәсе башлыгы Нэви Пиллей Сүрия хөкүмәтендәге югары түрәләр һәм Сүрия президенты Бәшәр Асад зур җинаятьләр кылганга күрә, аларны ярлыкау мөмкин түгел дип белдерде.

Пиллей фикеренчә, ярлыкау аларның хакимияттән үз ихтыяры белән китү мөмкинлеген арттыра дигән дәлил халыкара кануннар нигезендә кабул ителә алмый.

Бүген сөргендәге Сүрия оппозиционерларының иң зур төркеме башлыгы Борхан Галиун Катар башкаласы Доһада очрашу үткәрүче Гарәп илләре лигасы тышкы эшләр министрларына мөрәҗәгать белән чыкты.

Галиун Гарәп илләре лигасы, хөкүмәт гаскәрләренең оппозицион көчләргә һәм тыныч халыкка һөҗүмен туктату өчен Сүриягә карата хәрби көч кулланса, үзе җитәкчелегендәге Сүрия милли шурасының аны хуплаячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG