Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп Лигасы БМО Иминлек Шурасыннан Сүриядә хәлиткеч чаралар күрүне таләп итә


Нәбил әл-Гарәби
Нәбил әл-Гарәби
Гарәп илләре Лигасы Сүриядә көч куллануны тизрәк туктату өчен БМО Иминлек Шурасыннан хәлиткеч чаралар күрүне таләп итә.

Бүген бу турыда гарәп илләре тышкы эшләр министрларының Катарда үтүче очрашуында лиганың генераль секретаре Нәбил әл-Гарәби белдерде.

Ул Сүриягә читтән хәрби тыкшыну мөмкинлеге турында ачык итеп әйтәде. Шулай да кайбер катнашучылар, шул исәптән Катар Сүриядә махсус халыкара вәкил Кофи Аннанның тынычлык планын тормышка ашыру өчен вакыт кысалары билгеләүне таләп итте. Катар шул вакыт эчендә көч куллану тукталмаса БМО Иминлек Шурасы анда гаскәр кертергә карар итә алыр иде ди.

Бу очрашуда катнашкан Кофи Аннан Сүриядә киңкүләм ватандашлар сугышы башланырга тора диде.

Сүриядә бәрелешләр дәвам итә. Хөкүмәт гаскәрләре ягында да, тыныч халыкта да корбаннар булуы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG