Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:06

Асад Хоулдагы үтерүләргә хөкүмәтнең катнашын кире кага


Бүген Cүрия президенты Бәшәр Асад ил парламентында чыгыш ясап Сүрия колониализмнан соңгы чорда иң хәлиткеч вакыт кичерә диде һәм “тышкы көчләрне” ватандашлар сугышы чыгаруда гаепләде.

Асад Хоул шәһәрендә 108 кешене үтерүгә хөкүмәт гаскәрләренең катнашы булмавын әйтте. Президент шулай ук эшсез сүриялеләр митингларга акча өчен йөри диде.

Асад үзенең диалогка ачык булуын, әмма читтәге оппозиционерлар белән сөйләшмәячәген белдерде.

Элегрәк Сүриядәге халыкара күзәтүчеләр Хоулдагы үтерүләр өчен хөкүмәт яклы “Шабиха” көчләре гаепле булырга мөмкин дигән иде.

XS
SM
MD
LG