Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:55

Милләт Мәҗлесе һәм гаскәриләр (III)

Милләт Мәҗлесендә төзелгән мөселман хәрби берләшмәләрне Милли Идарәгә буйсындыру мәсьәләсе шактый ук бәхәсле булып чыга, чөнки Идел-Урал буеның төрле шәһәрләрендә төзелгән милли милли хәрби бүлекләр бу төбәкләрдә күпмедер дәрәҗәдә тынычлык саклауда зур роль уйныйлар. Формаль рәвештә Мәркәзи Хәрби Шура карамагында саналсалар да, алар еш кына бәйсезлекләрен күрсәтә. Өстәвенә, милли хәрби берләшмәләрдә офицерларның күбесе рус була. Әлбәттә инде, алар бу бүлекләрнең милләтләшүен тоткарларга тырыша, карамагында мөселман солдатлары йә коммунистлар, йә монархистлар ягына аудару буенча эш алып баралар.

Мәркәзи Хәрби Шураның башлыклары яшь һәм тәҗрибәсез булулары сәбәпле, катгый сәяси карашта тормый, большевиклар белән аларга каршы булганнар арасында тарафсыз булып калырга тырышалар. Шуңа күрә дә алар солдатлар арасында большевиклар пропагандасы җәелүенә каршы чара да күрмиләр. Шулай итеп сәясәтен милләтчелеккә нигезләгән Милләт Мәҗлесе Мәркәзи Хәрби Шура белән уртак тел табу эшендә зур кыенлыклар кичерә. Шулай да, сөйләшү өзелми.

Милләт Мәҗлесе гаскәриләргә караган берничә карар кабул итә. Шуларның берсе буенча, Милләт Мәҗлесе әгъзасы булган хәрбинең кагылгысызлык статусы Мәркәзи Хәрби Шура тарафыннан да кабул ителергә тиеш була. Икенче карар гаскәрне милләтләштерү юнәлешендә мөһим адым дип саналырга хаклы. Ул түбәндәгечә:
  1. Милләт Мәҗлесе хәзерге тынычсызлык һәм тәртипсезлек шартларында халкыбызның социаль, сәяси һәм шәхси хокукларын саклау һәм илебездәге буталчыклыктан һәм аның зарарыннан халкыбызны яклау өчен гаскәри милләтләштерүне (мөселманлаштыруны) һәм Мәркәзи Хәрби Шураның моны гамәлгә ашыру өчен тоткан юлын дөрес дип таба.
  2. Милләт Мәҗлесе Мәркәзи Шураны, аның корылышы төгәл рәвештә хәл ителгәнгә кадәр, Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының Милләт Мәҗлесе гаскәриләренең бердәнбер югары хокукый органы итеп таный.
  3. Милләт Мәҗлесе, төрк-татар гаскәриләренең дә мәгънәви (рухи) белемгә мохтаҗ булуларын искә алып, аларның дини, милли һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, мәгариф һәм диния (дин эшләре) нәзарәтләренең көн тәртибенә икенче җыелышта (II Милләт Мәҗлесе) мөселман гаскәриләре белән бәйле махсус бер маддәне өстәүне кирәк дип таба.
Милләт Мәҗлесе аннан элек тә, нәзарәтләргә гаскәриләрнең дини һәм милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, чаралар күрү турында теләкләрен белдергән. Шулай ук, гадәттән тыш режим кертелгән төбәкләр Милләт Мәҗлесе әгъзасы булган гаскәриләрне хәрби хезмәттән азат итү өчен тырышлык күрсәтергә киңәш иткән. Бу киңәш, ихтимал, Милләт Мәҗлесе хәрби әгъзалары таләбенә нигезләнгәндер.

Милләт Мәҗлесенең мөселман хәрбиләре, дөресрәге, Мәркәзи Хәрби Шура белән мөнәсәбәтләре Мәҗлес ябылганга кадәр шактый ук яхшы булган кебек күренә. Ләкин бу мөнәсәбәтләргә Шурада сул карашлы кешеләрнең йогынтысы зур булу һәм аларның Милләт мәҗлесе карарларына туры килмәгән гамәлләр кылулары аркасында, какшау куркынычы даими янап тора.

Кыскасы, Уфадагы Милләт Мәҗлесе белән Казандагы Мәркәзи Хәрби Шура арасында ниндидер эшлекле аралашу булган дип әйтә алмыйбыз һәм шул сәбәпле Милләт Мәҗлесе Шурага хәрби көч буларак өмет багламаган.

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG