Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигериядә очкыч казасыннан соң өч көнлек матәм игълан ителде


Очкыч Лагоста ике катлы бина өстенә төште
Очкыч Лагоста ике катлы бина өстенә төште
Нигериядә бүген өч көнлек матәм башланды.

Якшәмбе көнне башкала Абуджидан илнең иң зур шәһәре Лагоска юл тоткан Боинг MD-83 һава аланына якынлашканда Лагосның кеше күп яшәгән бистәсенә төште. Каза урынында төне буе эшләгән коткаручылар очкычта булган 153 кешенең барысы да һәлак булды, дип белдерде. Җирдә корбаннар саны билгесез.

Нигерия президенты Гудлак Джонатан «каза сәбәпләре җентекләп тикшереләчәк», дип белдерде.
XS
SM
MD
LG