Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (86)


Tatarstan - National Assembly book cover, Idel - Ural republic, Nadir Dawlat, 06Aug2008
Tatarstan - National Assembly book cover, Idel - Ural republic, Nadir Dawlat, 06Aug2008

Соңгы көннәр, кызу эшләр

Милләт Мәҗлесенең соңгы көннәренә бик кызу эш хас була. Финанс назире Шәйхулла Алкин депутатлар алдында тирән эчтәлекле доклад ясый, шул исәптән, милли салым җыю турында яңа мәгълүматлар бирә. Шулай ук Яңа кануннар өлгеләре комиссиясе рәисе Нәҗип Корбангалиевнең дә хокук буенча ясаган чыгышы игьтибарны җәлеп итә. Диния нәзарәте әгъзасы Салихҗан Урманов нәзарәтнең яңа низамнамәсе хакында сөйли. Аның чыгышы бәхәс кузгата. Бигрәк тә штатта мөхтәсибләрнең артык күп булуы депутатларга ошамый.

Җыелышта Милли вилаятьләр (өлкәләр) төзү комиссиясе доклады тыңланырга тиеш булса да, вакытның тарлыгы аркасында, бу мәсьәләне карауны һәм карар чыгаруны Милли Идарәгә тапшыралар.

Милләт Мәҗлесе, сәяси орган буларак диния нәзарәтенең (мөфтилекнең) йогынтысы үсүен теләми, ләкин аның халыкка иң якын орган булуын истә тотып, үзенең мөрәҗәгатьләрен һәм өндәмәләрен нәкъ менә дин эшләре нәзарәте аркылы белдерергә тырыша. Шул көннәрдә мөфти Галимҗан Баруди имам һәм мөгаллимнәргә мөрәҗәгать итеп, мөселманнар арасында соңгы вакытта сугышу-кыйнашу, һөҗүм итү һәм хәтта үтерергә янау очракларының ишәя баруын әйтә һәм дин әһелләрен мондый ямьсез гамәлләргә кушылып китүдән кисәтә. Икенче яктан, казый Хәсәнгата Габәши “Мохтарият” гәзитендә озын мәкалә бастырып, халыкны төрле коткыларга бирелмәскә өнди, фетнәле эшләргә катнашкан имамнар җәза күрәчәк дип белдерә. Бу кисәтүләр бик урынлы була. Мәсәлән, күп кенә авыллардан мөгаллимнәр куыла һәм шул сәбәпле Казанда аларга ярдәм күрсәтү өчен махсус бюро да ачыла.

Милләт Мәҗлесенең 1918 ел бюджеты

Бюджетны раслау Милләт Мәҗлесенең иң мөһим эшләреннән берсе була. Инде әйткәнебезчә, мөфтилекнең бюджеты тикшерелгәндә бәхәсләр куба.

Милли салым проектын гамәлгә кую шулай ук Милләт Мәҗлесе башкарган эшләрдән иң зур әһәмитяткә ия булганнарның берседер. Чыннан да, халыктан иганә рәвешендә килгән акчага гына ышану беркатлылык булыр иде. Хәзинәдә мондый иганәләрдән кергән акча күләме берничә миллионны тәшкил иткән. Нәкъ менә шул акча Милләт Мәҗлесе эшчәнлегенең матди нигезе була.

Игълан ителгән бюджет законына таянып, бу Милләт Мәҗлесенең кадрлары турында да шактый мәгълүмат алабыз.

Бюджетның керем фаразы (2 660 000 сум) белән чыгым (1 046 790) исәбе арасындагы аерма бик кулай профицит тәшкил иткән. Бюджетны әзерләгәндә, хезмәтккәрләргә түләнәчәк эш хакына 50-75 процентлы инфляцияне каплау да күздә тотылган. Чыганаклардан күренгәнчә, депутатлар, назирләр һәм нәзарәт әгъзаларыннан тыш, Милләт Мәҗлесенең эшен 134 хезмәткәр тәэмин иткән.

Бюджетның иң зур өлеше (320 100 сум) мәгарифкә бүлеп бирелгән, бу исә Милләт Мәҗлесенең төп идеяләрен чагылдырган бик ачык дәлил.

Тагын бер игьтибарга лаек хәл: гәрчә Милли Идарә рәисе иң югары вазыйфа биләсә дә, аның хезмәт хакы назирләрнеке (министрлар) белән бер була. Әлбәттә, бу хакта мондый карар кабул ителүдә Садри Максуди үзе зур роль уйнаган дип гөман итәргә мөмкин.

Әлеге керем фаразыннан шуны аңлап була: Эчке Русия мөселманнарның иң зур өлеше (94,7 проценты) авыл халкыннан торган. Сәяси һәм социаль эшчәнлектә исә гадәттә шәһәрдә яшәүчеләр, аларның да әле бары белем дәрәҗәләре чагыштырмача югары булган катламы гына катнаша. Шулай итеп халыкның киләчәге өчен үзләрен җаваплы хис иткәннәрнең нисбәте бары 2-3 процент тәшкил итә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG