Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:42

Рәсем сәнгате яңалыклары белән кызыксынучылар бу көннәрдә Казанның Мәҗитов музеенда рәсем сәнгатенең яңа бер төре – трансформация юнәлешендәге рәсемнәр белән таныша ала. Анда яңа төр юнәлештә иҗат итүче рәссам Фәйзрахман Камалның “Гасырлар һәм мизгелләр” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Ул 15 июньгә кадәр эшләячәк.


Фәйзрахман Камал Башкорстанның Чакмагыш районы Нариман авылыннан. 1993 елны Петербурның Мухина исемендәге сәнгать-сәнәгать академиясе тәмамлый. Үзенең төрле елларда иҗат иткән эшләре белән Петербур, Мәскәү, Казан шәһәрләрендә һәм кайбер чит илләрдә оештырылган күргәзмәләрдә катнаша. Аның әсәрләре Финляндия, Германия, Франция, Швеция, Люксембург илләрендә сынлы сәнгать сөючеләренең шәхси тупланмаларында да саклана.

Фәйзрахман Камал үзе ясаган Сара Садыкова портреты янында

Фәйзрахман Камал үзе ясаган Сара Садыкова портреты янында

Фәйзрахман – күпкырлы талант иясе. Ул хәзерге чорның мәгълүмат технологиясен, телеведение, компьютер мөмкинлекләрен, милли музыканы һәм әдәбиятны яхшы белә. Үзен ул ирекле рәссам дип саный. Заказга рәсемнәр ясый, фильмнар, клиплар төшерә һәм башка күп төрле эшләр белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта интернет-телевидение булдыру эшендә.

Фәйзрахман Камалның күргәзмәсе – җәмәгатьчелек алдында беренче шәхси рәсми чыгышы. Күргәзмәдә рәссамның төрле елларда классик ысул белән ясаган рәсемнәре һәм татар сәнгате өчен яңа булган "трансформатлы сәнгать" ысулында, борынгылыкны хәзерге заман энергиясенә күчереп үзгәртү рухында эшләгән рәсемнәре куелган.

Милләтне күтәрергә күңелем ашкына (Г.Тукай әсәре буенча)

Милләтне күтәрергә күңелем ашкына (Г.Тукай әсәре буенча)

Аның үзенчәлекле күргәзмәсе сәнгать сөючеләрне һәм шәһәр җәмәгатьчелеген битараф калдырмады. Күргәзмәне ачу да тантаналы рәвештә, кайбер танылган шәхесләр, рәссамнәр, мәдәният хезмәткәрләре һәм шәһәр халкы катнашлыгында узды. Чыгыш ясаучылар рәссамның эшләренең тирән мәгънәле булуы турында сөйләделәр.

Сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова үзенең чыгышында “Фәйзрахман Камал – рәсем сәнгатендә яңа юнәлеш ачучы”, диде.

Мәдәният министрлыгы хезмәткәре Айдар Җамалиев өчен рәссамның Тукайның башлангыч иҗат чорында язылган шигырьләре тәэсирендә эшләнгән рәсемнәре көтелмәгән ачыш булган. “Фәлсәфи шигырьләрне, хисләрне рәсемгә төшерү шаккатырды”, диде ул.

Филология фәннәре кандидаты Ләйсән Кариева рәссамның милли сәнгатькә, халык иҗатына, фольклор традицияләргә нигезләнгән эшләре турында сокланып сөйләде. “Фәйзрахман Камал үзенең рәсемнәрендә татар халкының тарихын, рухи мәдәниятен берләштерә. Рәссамның пейзажлары, портретлары, кызыклы рәсемнәре – барысы да безнең өчен ачылмаган бер дөнья. Аның эшләре тирән мәгънәгә ия, аларны күрә һәм аңлый белергә кирәк”, диде.

Парадж

Парадж

Аннары Ләйсән ханым рәссамның кайбер эшләренә тукталды, аеруча “Парадж“ рәсеменә. “Бу рәсемдә кош канатлы, әтәч кикрикле, елан койрыклы җан иясе тасвирланган. Ул җиде төрле хайван һәм кош-кортның төрле төстәге буыннарын үз эченә алган. Тирән мәгънәле рәсем. Анда татар халкының үткәне, рухи дөньясы чагыла”, диде сәнгать белгече.

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим дә Фәйзрахман Камалның эшләренә югары бәя бирде. “Рәссамның эшләрендә әле күпләргә аңлашылып та бетмәгән тирән фәлсәфи фикерләр ята. Татар әдәбиятының, татар сәнгатенең ихласлыгын, кешелекле рухиятен, самимилыгын саклап иҗат итүче Фөйзрахман үзенең нәкыш әсәрләрендә заманча фикерләү һәм сурәтләү ысулларын таба. Аның милли рухи-эстетик кыйммәтләрне хәзерге заман ритмына һәм фикерләвенә күчереп үзгәртә алу сәләте картиналарында күзгә ташланып тора. Телевидение, фотография, фәлсәфә, әдәбият кебек тармакларны төгәл һәм нәзберек итеп сиземләүче Фәйзрахман Камал әсәрләре, гомумән, аның күпьяклы иҗаты мәдәни тормышыбызда үзенчәлекле эз калдыра дип бәяләргә тулы нигез бар,” диде язучы.

Җәйге бизәкләр

Җәйге бизәкләр

Фәйзрахман Камалның эшләре бар кешегә дә аңлашылып бетмидер. Ул традицион һәм милли эститека үзенчәлекләрен танылган агымнар белән бер дәрәҗәдә кабул итәрлек яңалык кертеп күрсәтә.

Рәссамның төрле жанрдагы эшләре белән танышкан кешеләрдә, бәлки, авторның ни өчен рәсем сәнгатендә яңа юнәлеш сайлавы турында белү теләге туадыр.

“Сәнгатьнең төрле юнәлеше бар, Шагал, Малевич, Кандинский кебек танылган рәссамнәр бар. Ә татарларда сәнгатьне күтәргән, алга таба бара торган яңа юнәлеш юк. Дөрес, татар рәссамнары бар, алар үзләренчә эшли, кемгәдер иярә.

Салават күпере

Салават күпере

Татарда яңа юнәлеш юк иде. Мин 1990 елларда яңа юнәлеш ачтым, "трансформатлы сәнгать" ысулында эшли башладым. Шул чакта күп кенә кешегә мөрәҗәгать итеп карадым, әмма ярдәм итүче табылмады. Татарларда яңа юнәлеш табылу, татарны бөтен дөньяда таныту дигән сүз. Мин бу сәнгать ысулын күтәрү өчен бары тик “татар” дигән исем калдырырга, үз исемемне югалтырга әзер. Үз исемемне югалтып булса да, татарда "трансформатлы сәнгать" бар дигән сүзне кабул итәргә әзер. Бу татарны яңа биеклеккә күтәрү булыр иде”, ди Фәйзрахман Камал.

XS
SM
MD
LG