Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә “Яшь татар гаиләсе” бәйгесе үтте


Бәйгедә катнашучы гаиләләр кадаксыз, чүкечсез койма ясый
Бәйгедә катнашучы гаиләләр кадаксыз, чүкечсез койма ясый

Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге “Яшь татар гаиләсе – 2012” бәйгесен уздырды. Татар телен, гореф-гадәтләрне белү әлеге бәйгенең төп шарты булып тора.

Бәйгенең татарлар арасында дәрәҗәсе елдан-ел үсә бара. Быел ул өченче тапкыр үтте. Үткән ел “Яшь татар гаиләсе”ндә катнашып, беренче урын алган Төхвәтуллиннар өлкә күләмендә җиңү яулап, Мәскәүдә “Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт” дип аталган III Бөтенрусия гаиләләр династиясе фестиваленә юллама алган иде. Алар уллары Тимур белән анда барып “Милли костюм”, “Әбиемнең яраткан җыры”, “Һөнәрем – минем горурлыгым” номинацияләрендә лауреат исеменә лаек булдылар.

Эльвира һәм Фәрхәт Кәримовлар үзләре яраткан җырны башкара
Эльвира һәм Фәрхәт Кәримовлар үзләре яраткан җырны башкара
Быел да Төмән шәһәрендәге Александр бакчасында 19 майда шау чәчәккә күмелгән алмагачлар арасына куелган сәхнә янына җыелган милләттәшләребез шактый иде. Үтеп баручылар да бу чараны кызыксынып күзәтте.

Яшь парларның телебез, мәдәниятебез, динебез, гореф-гадәтләребезне белү, үтәү, хөрмәтләүне, аларның уңганлыкларын, осталыкларын, сәләтләрен мәдәният үзәге җитәкчесе Лилия Кәримова, “Яңарыш” өлкә газетасы журналисты Наилә Сафиуллина, өлкә татар конгрессы хезмәткәре Зилә Йосыпова һәм үткән елдагы җиңүче Резедә Төхфәтуллина бәяләде.

Бәйгенең беренче номинациясе – визитка иде. Яшь парлар үзләренең гаилә серләре белән бик теләп бүлештеләр.

Сәхнәдә Халиковлар гаиләсе. Алар әлеге бәйгедә җиңү яулады
Сәхнәдә Халиковлар гаиләсе. Алар әлеге бәйгедә җиңү яулады
Төмән районы Индрәй авылыннан килгән Регина белән Фернат Халиковларның бергә гомер итүләренә алты ел. Гаиләдә туган телләрендә матур итеп сөйләшә белгән, шигырьләр сөйләгән ике ул – Илфат белән Марат үсә. Регина Төмән шәһәренең “Этнос” балалар иҗаты һәм һуманитар белем бирү үзәгендә укытучы булып, ә гаилә башлыгы инженер-механик һөнәре буенча эшли.

Өч яшьлек Әлфинәнең яраткан әти-әнисе – Динар белән Оксана Сөлкарнаевлар дүрт ел бергә гомер кичерә. Оксана архитектура-төзү университетының II курсында читтән торып укый, ә Динар участок инспекторы булып хезмәт итә.

Эльвира белән Фәрхәт Кәримовларны туганнары 2010 елның 14 февралендә шәһәрнең “Тимер юлчылар” мәдәният сараенда барган “Татарча солянка” концертында таныштыралар. Бер күрүдән гашыйк булган парлар күптән түгел никах укытканнар, 23 августта зурлап туй уздырырга исәпләре.

Ялутор районы, Яңа Атьял авылы егете Илфат Хәлилов мәдәният һәм сәнгать академиясенең IV курс студенты Гүзәл белән бер ел элек “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы үткәргән дискотекада танышып, декабрь аенда никах укытканнар.

Рания белән Ринат Тузмөхәммәтовларның гаиләсендә ике яшьлек, үтә дә шук малай – Исмәгыйль үсә.

Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Лилия Кәримова Сөлкарнаевлар гаиләсенә бүләк тапшыра
Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Лилия Кәримова Сөлкарнаевлар гаиләсенә бүләк тапшыра
Яшьләр өчен икенче сынау – хуҗабикәләрнең уңганлыкларын һәм гаилә башлыкларының осталыкларын тикшерү иде. Жюри әгъзаларына Регина өйдә пешереп килгән кош телен, Оксана – итле бәлеш, Эльвира – пәрәмәч, Гүзәл – бавырсак, Рания – чәк-чәк, өчпочмак һәм кәбестәле сумса тәкъдим итте. Ә гаилә башлыклары әзер таякчыклардан кадак, чүкечсез генә, койма ясады. “Уңган хуҗабикә” исемен Регина яуласа, “Оста хуҗа” дипломын Фәрхәт алды.

Аннары катнашучыларның җыр-биюгә сәләтләрен сынадылар. Халиковлар уллары белән җырлы уен башкарды, Регина биеп тә күрсәтте. Сөлкарнаевлар, Кәримовлар, Хәлиловлар парлашып җырлады. Тузмөхәммәтовлар гаилә корып яши башлауларын сәхнәләштерде. Тәҗрибәле гаиләләрнең яңа өйләнгән парларга әйтергә акыллы киңәшләре, теләкләре дә табылды.

Бу бәйгедә беренче урынга Халиковлар гаиләсе лаек дип табылды. Һәр гаиләгә дә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
XS
SM
MD
LG