Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Сербиянең яңа президентын “тарихны үзгәртмәскә” чакыра


Европа Берлеге дүшәмбе көнне Сербиянең яңа сайланган президентының Сребреницада мөселманнарның күпләп үтерүен инкарь итүенә каршы чыкты.

Босния сугышы вакытында 1995 елда серб гаскәрләре сигез меңләп мөселман ир-егетен үтерде. Сербиянең яңа президенты Томислав Николич, 1 июнь ясаган чыгышында, Сребреницадагы үтереш геноцид булмады диде.

Европа Комиссиясенең матбугат вәкиле Пиа Анкилд Һансон, “Европа Берлеге тарихны үзгәртеп язу омтылышына түзеп тормаячак”, дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, элекке Югославия өчен халыкара трибунал һәм Халыкара юстиция мәхкәмәсе геноцид булганын таныды.

Сербия милләтчеләре вәкиле Николич узган атнада президент вазифасына кереште. Аның 14 июньдә Брюссельгә баруы көтелә.
XS
SM
MD
LG