Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:36

Президент каршындагы кеше хокуклары шурасыннан 9 кеше китә


Президент каршындагы Ватандашлар җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов, шурадан тугыз кешенең китүен белдерде.

Хокук яклаучылар Алексей Симонов һәм Александр Аузан, журналист Леонид Радзиховский, сәясәт белгечләре Эмиль Паин һәм Татьяна Малеева китү турында гаризаларын бүген тапшырган. Аннан алда китүләре турында Солдат аналары комитеты вәкиле Ида Куклина, сәясәт белгече Дмитрий Орешкин, Transparency International оешмасының Русиядәге бүлеге башлыгы Елена Панфилова, журналист Светлана Сорокина һәм икътисадчы Ирина Ясина белдергән иде.

Хәбәрдарлыкны яклау фонды президенты Алексей Симонов, үз карарын «беркем дә колак салмаган киңәшләр бирүдән аруы» белән аңлатты. Симонов үзен Путин белән эшли алмаячагын, аңа каршы урам җыеннарында катнашкан оппозициянең бер вәкиле булганын белдерде. Аның сүзләренә караганда, шурадан киткән тугыз кешенең барысы да бу карарны үзләре кабул иткән.

Путин киңәшчесе итеп билгеләнгән Михаил Федотов, шура рәислегеннән китәргә җыенмавын белдерде.

XS
SM
MD
LG