Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Әфганстаннан үз җиһазларын Узәк Азия илләре аша чыгару турында килеште


НАТО Үзәк Азия илләре белән Әфганстаннан хәрби җиһазлар һәм машиналарны чыгару турында килешүгә кул куйды. Берлекнең генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен бу хакта бүген Брюссельдә игълан итте.

Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Казакъстан белән сөйләшүләр бер атна дәвам иткән. Әлеге килешү НАТОга үз җиһазлары һәм хәрби машиналарын Пакстан аша чыгармау мөмкинлеген бирә.

Ноябрь аенда НАТО һава һөҗүмендә Пакстанның 24 гаскәрие һәлак булганнан соң Пакстан Әфганстанга корал һәм җиһазлар кертү юлын япты.

НАТО 2013 елга Әфганстанда иминлек саклау эшен әфган көчләренә тапшырырга һәм 2014 елның азагына кадәр гаскәрләрне чыгарырга планлаштыра.
XS
SM
MD
LG