Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:48

Сүрия АКШ, Британия, Төркия илчеләрен “персона нон грата” дип игълан итте


Сүрия рәсмиләре 17 дипломатка илдән китәргә кушты. Тышкы эшләр министрлыгының бу турыдагы белдерүе май аенда Һулада 108 кешенең үлеменә җавап итеп көнбатыш илләренең үзләрендәге Сүрия илчеләрен куып чыгаруларыннан соң ясалды.

Сүриядә “персона нон грата” дип игълан ителгән кешеләр исемлегендә АКШ, Британия, Франция, Төркия илчеләре, шулай ук Канада, Италия, Испания, Бельгия, Болгарстан илчелекләре хезмәткәрләре бар. Бу илләрнең барысы да диярлек хакимиятләрнең тыныч халыкка каршы көч куллануына ризасызлыгын белдереп үзләреннән Сүрия илчеләрен куып чыгарды.

XS
SM
MD
LG