Accessibility links

“Гадел Русия” думада урам җыеннары өчен җәза канунын тикшерүне суза


Русиянең Дәүләт думасы рөхсәтсез оештырылган урам җыеннары өчен җәзаны арттыру турындагы канун өлгесен икенче укылышта тикшерә. Депутатлар акчалата җәзаны арттыруны хуплап тавыш бирде. Кешеләрнең сәламәтлегенә йәки милеккә зыян салган өчен кешеләргә җәза 300 мең сум (йәки 200 сәгать мәҗбүри эш), рәсмиләр өчен 600 мең сум, оешмалар өчен 1 миллион сум була ала.

Дума шулай ук урам җыеннарында битлек киюне тыюны хуплады. Урам җыеннарын элек хөкем ителгән йәки бер ел эчендә ике тапкырдан артык рөхсәтсез урам җыеннары оештыру өчен административ җәза алган кеше оештыра алмый.

Канун өлгесен тикшерү вакытын сузар өчен "Гадел Русия" тәкъдим ителгән 300 төзәтмәнең һәрберсе өчен аерым тавыш бирүне оештыра. Бу "итальян ысуллы ризасызлык чарасы" дип атала.

Дума каршына канун өлгесенә каршылык белдереп җыелган берничә дистә кешене полиция тоткарлады.
XS
SM
MD
LG