Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Гомерем буе кыйбламнан – татар моңыннан тайпылмыйм”


Зөһрә Сәхәбиева һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова. Екатеринбурда Мәүлид бәйрәме. 2012 ел
Зөһрә Сәхәбиева һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова. Екатеринбурда Мәүлид бәйрәме. 2012 ел

7 июньдә Җәлил театрында күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваның иҗат кичәсе була. Җырчы фикеренчә, халык җырлары, моңнары белән генә татар сәнгатен дөньяга танытып булачак.

Зөһрә Сәхәбиева башта бу кичәне үткәрмәм ахры дип уйлаган булган. Хәйдәр Бигичевка һәм аның иҗатына багышланган тупланманы чыгару, быел Сарманда республика күләмендә халык җырларын башкаручы яшь талантларны барлау бәйгесе, һәрдаим төрле төбәкләргә гастрольләр – күренекле җырчының санап бетергесез мәшәкатьләре арасында соңгы вакытта башкарган эшләренең иң эреләре. Хәйран гына арган да ул.

Тик Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшкән вакытта, җитәкче аңа иҗат кичәсен үткәрү кирәк дип өздереп әйткән. “Җиңелчәгә өйрәтә торган, тәрбиядән читкә тарта торган концертлар бик күбәеп китте, сезнеке кебек тәрбияви концертлар кирәк безгә диде ул”, ди Сәхәбиева. Бу сүзләр аны канатландырып җибәргән.

Татар моңына ихтирамлы яшьләр дә сәхнәгә чыга

Әлеге кичәдә җырчы Тукай иҗатына да тукталып үтәргә, гомере буе үз иткән халык җырларын, мөнәҗәтләрен, күренекле татар классикларының әсәрләрен дә башкарырга ниятли. Концертта танылган җырчылар, коллективлар да катнашачак. Зөһрә Сәхәбиева шулай ук әле зур сәхнәләрдән, бигрәк тә Җәлил театрыныкыннан, әзрәк шүрләбрәк торган яшьләрне дә халыкка күрсәтергә тели.

Зөһрә Сәхәбиева Сарманда үткән бәйгедә Чулпан Сафинага дип лом тапшыра
Зөһрә Сәхәбиева Сарманда үткән бәйгедә Чулпан Сафинага дип лом тапшыра
“Табигый таланты, татар моңы булган һәм татар теленә хөрмәте булган яшьләрне күрсәтергә телим мин. Әйтик, Хәйдәр Бигичев исемендәге бәйге бүләге иясе, Уфа дәүләт филармониясе солисты Руслан Сәйфетдинов килә. Концертта Актаныш кызы Лилия Хөсәенова да җырлаячак. Ул классик композиторларыбызның әсәрләрен дә, “Зөлхиҗә” кебек халык җырларын да җырлап бирә ала. Ул аңа бирелгән һәм зур әсәрләр башкарырга да ярата. Сарман төбәгендә минем исемдәге бәйге узган иде, Лилия анда лауреат булды. Әлфия апа Авзалова исемендәге бәйгедә дә җиңүче ул. Сарман районыннан “Салкын чишмә”ләрне бик матур һәм җиренә җиткереп җырлап бирә торган бер кыз катнаша. Ул – безнең Алсу Хуҗина.

Инде безнең замандашыбыз дип тә әйтергә була, консерваториядә бергә укып йөргән идек, халык артисты дәрәҗәсенә җиткән Фердинант Сәләхов та катнашачак. Ул Хәйдәр Бигичев башкарган җырларны җырлаячак. Бу концертта Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле тулаем коллектив белән чыгыш ясаячак. Татар музыкасы уен кораллары ансамбле һәм шулай ук музыкантлар да катнашачак”, ди Сәхәбиева.

Бәйгеләр күп, аларга игътибар гына җитенкерәми

Халык һәм классик җырларны үз итәрдәй яшь талантлар бар, алар үсеп килә, вакытында дөрес юнәлеш кенә бирү кирәк аларга, ди җырчы. Быел беренче тапкыр Сарманда язын әнә шул максатлар белән Зөһрә Сәхәбиева исемендәге бәйге оештырылды. Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланды ул. Сәхәбиева халык иҗатын үз иткән җырчыларны барлау өчен әлеге бәйге ел да үткәрелеп торачак, дип әйтә.

Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов һәм башка шәхесләр исемендәге, шулай ук “Татар җыры”, “Урмай моңы” тагын башка атамадагы бәйгеләр күп, саный китсәң – алар хәйранга җыела. Сәхәбиева исемендәгесе дә, иш өстенә куш дигәндәй, үз таләпләре белән халык традицияләрен дәвам итүче талантларны барлый.

Яхшы җырларны халык сайлап алган инде

Татарстандагы мәгълүмат чараларының мондый бәйгеләргә артык исләре китмәү, халык җырларын үз иткәннәр турында әллә нигә бер генә язу, бер күрсәттек тә эш бетте дигән мөнәсәбәт, радиода һәрдаим ишеттереп тормау, Сәхәбиева фикеренчә, үзең утырган ботакка үзең үк балта чабу белән бер булып тора. “Халык иҗатына, аны башкаручыларга даими игътибар булганда гына милли үзенчәлекләребез сакланып калачак һәм башкалар да татарны таныячак”, ди ул.

“Без беркайчан да үзебезнең милли тамырлардан аерылмаска тиеш. Кая гына барма, кайсы милләт каршында җырлама, заманча булыйм әле дип, заманчага синтезатор сугуга корылган җыр башкарсаң, сиңа игътибар бөтенләй булмаячак. Мин гастрольләрдә йөреп эшләгән кеше. Башта опера театрында эшләгәндә, анда да концерт төркеменә җитәкчелек иттем, аннан Татар дәүләт филармониясендә эшләгәндә үз төркемем бар иде. Мин – концертларда җырлаучы.

Мин бер тапкыр аккомпонементсыз гына “Уел” дигән җырны башкардым. Мин әнә шулай җырларга бик яратам. Бер башка милләт кешесе миңа концерт беткәч: “Сез нинди җыр җырладыгыз ул?” дип сорады. “Бу татар халкының борынгы җыры, ул – “Уел” дип атала”, дидем. Шуннан ул кеше: “Сез бу җырны башкарган вакытта үземне җир өстендә нык басып торган кебек хис иттем”, дип әйтте.

Хәйдәр Бигичев турында чыккан китап-альбом
Хәйдәр Бигичев турында чыккан китап-альбом
Димәк, башкаларга һәр милләтнең чын йөзен күрү кадерле. Мин үзем нинди генә халык булмасын, рус, азәрбайҗан, төрек булсынмы, аларның тамырларын күрәсем килә. Бары тик шулар гына әлеге халык турында мәгълүмат бирә.

Безнең тамырларыбыз тирәндә, алар бай һәм көчле. Менә аларны өйрәнеп симфоник оркестрларга, халык уен кораллары оркестрларына кушылып җырларга кирәк. Без ниндидер яңалык эзләп маташабыз. Халык иҗаты бик борынгыдан килгән, ә классик әсәрләребез аларга таянган бит. Болар барсы да халык гасырлар буе сайлап алган әсәрләребез булып тора. Юк-бар яңалык эзләргә кирәкми, яңалык тапсаң, ул тагын да көчлерәк булырга тиеш. Билгеле бер баскычка җиткәнбез икән, димәк, ул аннан да югарырак булырга тиеш. Мин безнең музыка, җыр сәнгате әнә шулай булырга тиеш дип күзаллыйм. Гомерем буе үземнең кыйбламнан – татар җырыннан, татар моңыннан тайпылмыйм”, ди Сәхәбиева.

Үз альбомын да чыгарырга ниятли

Зөһрә Сәхәбиева үзгә моң, үзенчәлекле башкару остасы Хәйдәр Бигичев иҗатын халыкка җиткерү өчен тырыша. Бу көннәрдә ул күренекле җырчы турындагы видеоязмаларны бер тупланма итеп әзерләү өстендә. Аннан узган ел җәй көне чыккан Хәйдәр Бигичевка багышланган китап-альбомны татар, инглиз һәм рус телләрендә яңадан бастырырга тели.

“Үземнекенә вакыт та калмый”, ди Сәхәбиева. Шулай да үзе башкарган 120 җыр кергән альбом да озакка сузылмыйча дөнья күрер дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG