Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КАМАЗ" Литвада Европа илләре өчен машиналар җыячак


Литва премьер-министры Андрюс Кубилюс бүген Вильнюста “КАМАЗ” җитәкчелеге белән очрашудан соң Литвада Европа стандартлары нигезендә “КАМАЗ” машиналарын җыю ширкәте ачылачак, дип белдерде. Елына ике меңләп машина җыю планлаштырыла.

“КАМАЗ” Европа базары өчен Европа Берлеге илендә үзенең беренче ширкәтен ача”, диде Литва хөкүмәте башлыгы.

Ширкәт Вильнюста төзеләчәк, соңыннан аны Рокишкис шәһәренә күчерү планлаштырыла. Анда “КАМАЗ” партнерлары белән бергә Русиядә җитештерелгән “Газель” машиналары җыела.

Литва премьер-министры ширкәтне ачу якын киләчәктә үк мөмкин булачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG