Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Истанбулда: иртән дәүләтчелек идеологларына дога, көндез Путинга мәдхия


Миңнеханов Истанбулда күренекле татарларның каберләрен зиярәт итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:52 0:00

Миңнеханов Истанбулда күренекле татарларның каберләрен зиярәт итте

5 июнь көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда күренекле татар мөһаҗирләре каберләрен зиярәт итте. Шул ук көнне Дөнья икътисад форумында чыгыш ясап ул Русия президентына мәдхия укыды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулның Әдирнәкапы һәм Зинҗирликое зиратларына сишәмбедә иртәнге сәгатьләрдә күренде. Аның белән бергә президент аппаратының тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм Татарстанның Төркиядәге вәкиле Радик Гыйматдинов та килде. Бу – Татарстан тарихында татар илбашының сәяси мөһаҗирлектә вафат булган дәүләтчелек һәм милләтчелек идеологлары каберенә беренче тапкыр килүе.

Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максуди рухына догаларны мөфти Тәлгать Таҗетдиннең Төркиядәге вәкиле Җәгъфәр Садык Өзләвәнт укыды. ”Урыннары җәннәттә булсын, догаларыбыз кабул булсын”, дип президент хәзрәтнең догасына кушылды. Галимнәрнең каберләренә “Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнехановтан” дип язылган тасмалы зур чәчәк бәйләме куелды.

Миңнеханов зиратта мәрхүмнәрнең туганнары белән очрашты. Гаяз Исхакый вакыфы җитәкчесе, доктор Түләй Дуран президентка татар галимнәрен хөрмәт итеп килгән өчен рәхмәтен белдерде, бүләк тапшырды. Садри Максудиның оныгы, доктор Гөнүл Пултар да Миңнехановка татар галимнәре турында язган китапларын бүләк итте.

“Татарстан президентының монда килүе татар халкына, татар тарихына хөрмәт күрсәтүе булып тора. Аның бу сәфәре галимнәребез турында истәлекләрне, хатирәләрне яңартыр, аларның әһәмиятен тагын бер искә төшерер. Алар яшәгән, хезмәт иткән дәвер бик әһәмиятле иде, ләкин ул онытылып килә. Президентның монда килүе исә ул дәверне онытмаска ярдәм итәр”, диде Гөнүл Пултар.

Пултар татар галимнәренең Төркия корылышында зур роль уйнавын билгеләп узды. “Бу галимнәребез – Госманлы императорлыгыннан Төркия җөмһүрияте барлыкка килгән заманда төркилекне өйрәткән кешеләр. Госманлыда төркилек идеологиясе бөтенләй онытылган иде, империя башка якка таба бара иде. Бүген иң зур тикшеренү институтларыннан булган Төрки тарих оешмасының беренче рәисе Йосыф Акчура иде. Садри Максуди ул оешманың планын төзеде”, диде Гөнүл ханым.

“Әлеге милләттәшләребез Төркиянең нигезе салынуында бик зур роль уйнадылар. Садри Максуди Мустафа Кәмал Ататөреккә нык якын иде. Президент булганда Ататөрек аны ике тапкыр депутат итте. Ататөрек аларны кичке ашларга чакырып, төрле мәсьәләләрдә киңәшләшә иде”, диде “Азатлык”ка Садри Максудиның оныгы Гөнүл Пултар.


Миңнеханов: “Русия президенты сәясәтен хуплыйбыз”

Зираттан соң Рөстәм Миңнеханов Европа, Якын Көнчыгыш, Көньяк Африка һәм Урта Азия буенча Дөнья икътисади форумына юл тотты. Бу чарага Миңнеханов форумның президенты Клаус Швабның шәхси чакыруы белән килгән иде. Татарстан җитәкчесе форумның пленар утырышындаТөркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән бергә катнашты.

Миңнеханов шулай ук форумның “Үзгәрүчән Русия: яңа идарә формалашуы» дип аталган секциясендә катнашты.

“Республика динамик рәвештә үсә, бездә бик күп проектлар бар. Барлык башлангычлар – зур нефтехимия, нефть эшкәртү, Бөтендөнья студент уеннары – федераль җитәкчелек ярдәме белән башкарыла”, дип ассызыклады Миңнеханов.

Татарстан җитәкчесе үз чыгышында Русия президенты Владимир Путин турында да фикерләрен җиткерде.

“Владимир Путин – зур тәҗрибәле кеше. Конкрет максатлар куя торган, Татарстан өчен аңлаешлы кеше. Шуңа күрә аның президентлыкка кайтуын без уңай бәялибез.

Минем Путин белән шәхси аралашуым, премьер-министр һәм республика президенты буларак та, аның аңлаешлы, аек акыллы, төгәл сөйләүче, бурычларын төгәл үтәүче кеше икәнен күрсәтте. Ул – илне үзгәртергә теләүче, илнең бөек булуын теләүче кеше, шуңа күрә без Русия президентының сәясәтен хуплыйбыз”, диде Татарстан президенты.
XS
SM
MD
LG