Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:34

Казанда урам җыеннарын чикләүгә каршы пикет узды


Казанда митинглар турындагы канунга үзгәрешләр кертү белән риза булмаучылар

Казанда митинглар турындагы канунга үзгәрешләр кертү белән риза булмаучылар

Русиядә урам җыеннары турындагы канунга үзгәрешләр кертелә. Узган төндә Русия дәүләт думасы аны өченче укылышта кабул итте. Коммунистлар һәм “Гадел Русия” фиркаләре каршылык чарасы уздырды. Урам җыеннарын чикләүгә каршы пикет Казанда да узды.

Пикетны оештыруда берничә оешма катнашкан: Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге, Татарстандагы коммунистлар фиркасе, Казанның иҗтимагый активистлары, Казанның сайлаучылар лигасы. Шулай булуга карамастан, Ирек мәйданында пикетка чыгучылар саны унга да җитмәде. Плакатлар тотып торырга кеше булмауны эш көне белән туры килүенә бәйле дип аңлаттылар.

Төп шигарләр болай яңгырый: “Госдума, ты сошла с ума? Нет репрессивным поправкам к федеральному закону о митингах”, “Требуем роспуска антинародной думы!”, “Средняя зарплата – 20 тысяч, штраф за митинг и пикет – 300 тысяч”, “Единая Россия” боится народа?”, “Поправки к закону о митингах – дубинка против народа”.

Татар иҗтимагый үзәге активисты Фәрит Зәкиев “митинглар турындагы канунга үзгәрешләр кертү – халыкның авызын томалау” дип саный.

ТИҮ активисты Фәрит Зәкиев

ТИҮ активисты Фәрит Зәкиев

“Канунга үзгәртүләр кертү – халыкның сәяси активлыгын үтерү. Күп кешенең урта эш хакы – 10-15 мең, ә митингка чыккан кешегә 300 мең штраф чәпәмәкче булалар. Кара син аны, ничек кешеләрне куркыталар, кысалар? Башка сыймый, бу “Бердәм Русия” акылдан шашканмы әллә? Тәмам кешеләрнең бугазына басып, сытып үтерергә телиләр.

Каршылык чарасы Мәскәүдә булды, ләкин алар системага каршы тора алмаслар шул. Дәүләт думасы депутатларының күпчелеге “Бердәм Русия” фиркасе кешеләре. Алар бердәм булып тавыш бирә, шуңа күрә урам җыеннары турындагы канунның үзгәрү куркынычы бар. Барысы да Мәскәүдә хәл ителә. Казанда чыгу файдасыз дип уйлыйлар, ләкин без дә үз фикеребезне әйтергә тиеш. Халыкка каршы уздырылган сәясәткә каршы торырга кирәк”.

Оппозиция вәкиле Игорь Веселов системаны җимереп була дигән өметле карашта. “Канунга үзгәреш кертелсә, оппозиция тагын да кырысланачак”, ди ул.

“Бу – дәүләтнең кешеләрне куркыту чарасы. Әлегә кешеләр урамга чыгып ирекле рәвештә үз сүзен әйтә ала иде, ләкин канун нигезендә зур штрафлар салына башласа куркачак, чөнки гади кешенең андый акчасы юк. Шуңа күрә моңа кадәр митингларга йөргәннәрнең бер өлеше юкка чыгачак. Ләкин калган өлеше тагын да кырысланачак, радикальләшергә мөмкин.

Протестларның асылын аңларга теләмиләр. Каршылык чаралары Русиянең дәүләт думасына сайлаудан соң башланды, аннары президент сайлавы утка керосин салган кебек булды. Сайлауда ялган күп булганын беләләр, тавышлар дөрес саналмады дигәнгә, Чуровның үз туксаны туксан – дөрес булмаган хисап ул сайлауда хәрәмләшү дигәнне аңлатмый дип әйтте. Әгәр дә митингларга чыгучыларга штраф сала башлыйлар икән, ник сайлау турындагы канунга да үзгәрешләр кертмәскә?

Казанның оппозиция вәкиле Игорь Веселов

Казанның оппозиция вәкиле Игорь Веселов

Сайлау урыннары рәисләренә тавышларны дөрес санамаган өчен штраф якынча 50 мең булса, Үзәк сайлау комитеты башлыкларына 500 мең яисә миллион сум штраф чәпәлсен! Әлегә бу штраф күләме 500 сум тәшкил итә. Дөрес булмаган хисапка 500 сум штраф түлиләр дә вәссәлләм, теләсә нәрсә эшләргә мөмкин.

Системаны җимереп була, мин моңа ышанам. Әлегә без Казанның сайлау урыннарында сайлаучыларны саныйбыз. Видеоязмаларга карап, ничә кеше тавыш биргәнен карыйбыз. Котычкыч күренеш, видеоязмаларга карасаң, реаль килеп тавыш бирүчеләр бюллетеньләргә караганда азрак. Әлегә иң зур аерма – 536 тавыш. Менә шуларны туплап бетергәч, анализ ясалгач, без мәхкәмәгә бирәчәкбез”, диде Игорь Веселов.

XS
SM
MD
LG