Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Төньяк Кавказда туризмны үстерүгә инвестиция кертә


Бүген Русия президенты Владимир Путинның Кытайга сәфәренең икенче көне. Кичә Путин Пекинда Кытай халык республикасы җитәкчесе Һу Цзиньтао булән ябык ишекләр артында очрашты.

Кытай белән Русия арасында хезмәттәшлек турында 17 килешүгә кул куелачагы көтелгән иде. Алар арасында энергетика һәм сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлек турындагылары да булачак, дип фаразланды.

Кытай һәм Русия арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү кабул ителде, дип белдерде Русия туризм идарәсе башлыгы Александр Радьков. Шулай ук “Төньяк Кавказ курортлары” исемле ширкәт һәм Кытайның “Далянь Ваньда Груп” ширкәте арасында аерым килешү имзаланган. Аның нигезендә Кытай Дагыстандагы Каспий буе, шулай ук Сочи һәм Архыз шәһәрләренә өч миллиард долларлык инвестицияләр кертү турында килешкән.

"Кытай вәкилләре шулай ук Мәскәү, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләренә инвестиция салу ниятен дә белдерде", диде “Төньяк Кавказ курортлары” ширкәтенең директорлар шурасы рәисе Әхмәт Билалов.

Русия вәкилчелегенең Кытайгә сәфәре 6 июнь тәмамлана.
XS
SM
MD
LG