Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекинда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты ачылды


Кытай башкаласында Шанхай хезмәттәшлек оешмасының 12нче саммиты бара. 2001 елда нигез салынган бу оешмага Кытай, Казакъстан, Кыргызстан, Русия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан керә. Узган ел Астанада узган саммиттан бирле оешмада Кытай рәислек итте.

Пекин саммитында оешманың алга таба үсеш юлы һәм максатлары билгеләнәчәк, Астанада килешенгән оешма үсешенең стратегик планы кабул ителәчәк.

Саммитта катнашканнан соң 7 июньдә Русия президенты Владимир Путин Казакъстанга бара.
XS
SM
MD
LG