Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума 12 сәгатьлек утырыштан соң Русиядә урам җыеннары канунын кабул итте


"Миллионнар маршы" Мәскәүдә 6 майда узды
"Миллионнар маршы" Мәскәүдә 6 майда узды
Дәүләт думасы депутатлары Русиядә рөхсәтсез урам җыеннарын уздыручыларга җәзаны кырыслату турында канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Утырыш көндезге 12дә башланып төн уртасында тәмамланды. Канун “Миллионнар маршы” үтәчәк 12 июньдә гамәлгә керәчәк.

“Гадел Русия” депутатлары канунны кабул итү вакытын сузып тәкъдим ителгән 300 үзгәрешнең һәрберсе өчен аерым тавыш бирүне оештырды. “Бердәм Русия” һәр тәкъдимне карау вакытын 60 секундтан 30 секундка кадәр киметте.

Рөхсәтсез урам җыеннары вакытында кешеләрнең сәламәтлегенә йәки милеккә зыян салган өчен кешеләргә җәза 300 мең сум (йәки 200 сәгать мәҗбүри эш), рәсмиләр өчен 600 мең сум, оешмалар өчен 1 миллион сум була ала.
XS
SM
MD
LG