Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: Абхазия һәм Көньяк Осетия халкы Грузия биргән паспортлар белән АКШка килә алачак


Президент Михаил Саакашвили Дәүләт секретаре Һилари Клинтонны Батуми һава аланыннан Бакуга озата
Президент Михаил Саакашвили Дәүләт секретаре Һилари Клинтонны Батуми һава аланыннан Бакуга озата
АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон АКШ Грузия хөкүмәтенең Абхазия һәм Көньяк Осетиядә яшәүчеләргә биргән "нейтраль паспортны” рәсми документ буларачак таныячак һәм АКШка сәфәрләрен шул документлар нигезендә оештыру мөмкинлеген бирәчәк, дип белдерде.

Клинтонның Грузиягә сәфәре тәмам. Сишәмбе көнне ул Кара диңгез буендагы Батуми шәһәрендә президент Михаил Саакашвили белән очрашты.

“Бер яклы бәйсезлек игълан иткән төбәкләрдә яшәүчеләрнең сәяхәт итү мөмкинлекләре президент белән очрашуның көнтәртибендә булган мәсьәләләрнең берсе иде”, диде Клинтон.

Грузия белән 2008 елның августында булган кыска вакытлы сугыштан соң Русия Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген яклап анда үз гаскәрләрен кертте. Сугыштан бирле бу төбәкләрдә яшәүчеләргә Русия йәки җирле паспортлар бирелде. Җирле паспортлар күпчелек илдә рәсми документ дип танылмый, чөнки дөньяның зур өлеше Абхазия һәм Көньяк Осетияне Грузиянең бер өлеше дип саный.

Абхазия һәм Көньяк Осетия хакимиятләре Клинтонның бу белдерүен кискен тәнкыйтьләп чыкты. Абхазия тышкы эшләр министры Вячеслав Чирикба Женевада узган Кавказда иминлеккә багышланган ике көнлек очрашу вакытында, “Абхазия үз хакимиятләре йәки Русия биргән документларның дөньяда рәсми танылуы өчен көрәшен дәвам итәчәк”, диде.

Көньяк Осетия вәкилчелеге башлыгы Борис Чочиев, Грузиянең яңа төр “нейтраль” документ бирә башлавына ризасызлык белдерде.
XS
SM
MD
LG