Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәпләрен төзекләндерү ярым-йорты булачак


Казан мэры Илсур Метшин 8нче гимназия директоры Марина Пичугинага төзекләндерү өчен акчаның җитәрлек булмаячагын аңлата
Казан мэры Илсур Метшин 8нче гимназия директоры Марина Пичугинага төзекләндерү өчен акчаның җитәрлек булмаячагын аңлата

Казан мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре башланды. 255 миллион сум акча җитми. Директорлар җитешмәгән акчаны каян табарга дип баш вата.

Казан мәктәпләренең өчтән бердән артыгы 30 елдан да элегрәк салынган һәм капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Шушы араларда әнә шундый 44 мәктәптә төзекләндерү эшләре башланып китәргә тиеш. Кайберләрендә башланды да инде. Хакимият алдан, әле май ахырында ук бу мәктәпләргә акча җитәрлек булмаячак дип кисәтте.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Илсур Метшин төзекләндерү өчен 671 миллион сум бүленүен, ә эшләрне җиренә җиткереп башкарып чыгу өчен тагын 255 миллион сум акчаны читтән табарга кирәклеген әйтте.

Бу киңәшмәнең икенче көнендә мэр инде төзекләндерү эшләре башланган 8нче гимназиядә булганда мәктәп директорларына да читтән акча эзләргә кирәк булачагына ым какты. Шәһәрнең бу програмы капиталь төзекләндерү дип аталса да, ул чынлыкта алай булмаячак икән. Мәктәпләрдәге нәрсәләрдер, мисал өчен, җылыту торбалары, тәрәзәләр, йә булмаса, түбә алыштырылырга мөмкин, ә калган эшләрне мәктәп директорлары үзләре акча табып башкарырга тиеш.

8нче гимназиядә торбаларны алыштыра башлаганнар
8нче гимназиядә торбаларны алыштыра башлаганнар
8нче гимназия директоры Марина Пичугина үзләренең капиталь төзекләндерү програмына эләгүләренә куана куануын, әмма калган башка эшләр өчен кемгә барып баш ияргә белми.

“Элекке вакытларда шефлык итү матур гадәт булган кебек, хәзер ярдәм итәргә теләүчеләрне табу бик кыен. Мин менә хәзер берничә уку кабинетына, кечкенә спортзалга линолиум алучы һәм җәеп бирүче табылса иде дип хыялланам. Нинди ишекне барып шакырга да белмим. Безнең ярдәмче, шәһәр депутаты Альберт Мөхәммәтшин барысын да күтәрә алмаячак. Капиталь төзекләндерү тәмамлангач, тәрәзәләр алыштырылганга, диварларны да буярга кирәк булачак, шуңа ул эшчеләр китерергә вәгъдә итте инде”, ди Пичугина.

Аның иң зур куанычы – капиталь төзекләндерү програмы кысаларында идән астындагы һәм бүлмәләрдәге җылыту торбалары алыштырылачак. Узган елгы салкыннарда бу мәктәптә җылылык күпчелек бүлмәләрдә 19-20 градустан югары күтәрелмәгән. Ә норма 23 градус булырга тиеш. Шулай ук Пичугина сүзләренчә, мәктәпнең бер катына паркет җәелгән. Янгынчылар таләбе белән ул кичекмичә янмый торган кафельгә алыштырылырга тиеш. Әмма капиталь ремонтта моның өчен дә акча каралмаган.

Пичугина шәһәр мэры Метшин үзләренә килгәндә идән турында да сүз күтәргән, әмма аның өчен акча булырмы, юкмы беркем дә өздереп әйтмәгән. 8нче гимназиягә өстәмә эшләргә тагын 6 миллионга якын акча кирәк.

Метшин үзе мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү эшләрен башкарган өлешен башкарып, акча җитмәгән җирләрен калдырып, кыскасы, ярты-порты итеп тормышка ашыру ягында.

“Бүлеп бирелгән акчаларга 44 мәктәпне түгел, ә бик яхшы итеп 10 мәктәпне төзекләндерергә мөмкин булыр иде, әмма алай итсәк, бу бик гадел булмас”, диде Метшин 8нче гимназиягә килгәч. Шулай итеп, Татарстан башкаласында фәләнчә мәктәптә капиталь төзекләндерү башланды дигән сүз – капиталь төзекләндерү таләп ителгән мәктәпләрдә кайбер нәрсәләрне генә алыштыралар дигән кебегрәк килеп чыга.

Еллык төзекләндерү өчен дә акчалар бирелми

Җитди төзекләндерү эшләре таләп ителеп тә, бу програмга эләкмәгән мәктәпләр дә җитәрлек. 149нчы лицей бинасы төзелгәнгә 30 елдан артмаган, шуңа күрә ул исемлектә юк. Шулай булуга кармастан, түбәләреннән су ага. Әлеге лицей директоры Фирдәвез Вафина аның бер өлешен алыштырырга акча бирүләрен әйтә. Узган ел бер өлешен төзәткән булганнар.

Фирдәвез Вафина
Фирдәвез Вафина
Аннан кала да, Вафина сүзләренчә, ел дәвамында таушалган урыннарга да хәйран гына акча кирәк булачак. Еллык төзекләндерү эшләре өчен хакимиятләр әлеге лицейга моңа кадәр беркайчан да бер тиен дә акча бирмәгән.

“Еллык төзекләндерүне гел үзебезнең көч белән башкарып чыгабыз. Кемнең ире кайдадыр эшли, әти-әниләр дә ярдәм итә. Кемдер цемент, кем буяу китерә. Шулай итеп кенә мәктәпне яңа уку елына әзерлибез”, ди Вафина. Төзекләндерү өчен әти-әниләрдән бер тиен дә акча җыйганыбыз юк, дип тә өстәде ул.

Казан мәктәпләрендә акча җыюга да киртә куелмый

Казандагы мәктәпләрдә соңгы елларда дәреслекләр өчен дә, төзекләндерү өчен дә, каравылчы тотуга да һәм башка сәбәпләргә акча җыю гадәткә кереп бара иде. Хакимият бирмәгән һәм тиеш булып та килмәгән акчаларны мәктәп директорлары төрле юллар белән табарга тырышты. Казан хокук яклау үзәге бу канунсыз гамәлләргә киртә кую өчен кайнар элемтә дә булдырды.

Узып баручы уку елында хакимият дәреслекләр өчен тиеш булган акчаларны каядыр йолып калган иде. Хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, әгәр алар прокуратурага шикаять итмәгән булса, дәреслекләр өчен тиешле акчалар тәки каядыр китәр иде.

Булат Мөхәммәтҗанов
Булат Мөхәммәтҗанов
“2011 елның сентябрендә ун көн дәвамында үткәргән кайнар элемтәгә моңа кадәр күрелмәгәнчә 291 кеше шалтыраткан иде. Без гомумләштерелгән шикаятьне республика прокуратурасына җибәрдек. Чөнки дәреслекләр өчен тиешле акчаның яртысыннан әз генә артыгы бирелгән иде. Прокуратура министрлар кабинетына җитмәгән акчаларны табарга дигән таләп куйгач кына, ул акчалар бирелеп җитмәгән дәреслекләр алынды”, ди Мөхәммәтҗанов. Прокуратура бу мәсьләне күтәргәнче тиеш акчалар нигә бирелмәгән? Монысы хокук яклау үзәге өчен караңгы калган.

Хокук яклау үзәге өч ел рәттән кайнар элемтә булдыра. Ата-аналар ел да бер үк әйберне – мәктәпләрнең акча җыюларын шикаять итә. Иң кызыгы шунда, Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, бу шикаятьләрдә һаман бер үк мәктәпләр телгә алына һәм аларның директорлары, канун бозуга карамастан, эшләрен дәвам итә. Быел да ул шикаятьләр элекке еллар белән чагыштырганда ким булмас дип фаразлый. Күп мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү эшләре башланганга һәм хакимият җитәрлек акча бирмәгәнгә, шалтыратучылар артырга да мөмкин.
XS
SM
MD
LG