Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:50

Татарстанның Апас районы үзәгендә яңа мәчет ачылырга тора, ә зираты караучысыз кала бирә. Халык бу хәлгә борчылу белдерә, район идарәсе зиратны эшлибез дип ышандырса да, әлегә хәрәкәт күренми.


Зиратның рәшәткәләре тузып, чардуган араларында корыган агач ботакларының җыелмыйча ятуын җирле халык та, килгән кунаклар да, район җитәкчеләре дә белә. Һәрхәлдә, Апас халкына һәм безгә район идарәсе зиратның рәшәткәләрен эшләячәкбез дип ышандырды.

“Бу эш өчен акча да тупланган, кул җитми һаман. Моны сез күтәрмәгез инде”, дигән иде Апас идарәсенең бер вәкиле.

Райондагы эшмәкәрләрдән, хәйриячеләрдән: “Нигә зиратка игътибар итмисез?” дип сорадык.

Илдус Хәбибуллин, эшмәкәр, хәйрияче

Илдус Хәбибуллин, эшмәкәр, хәйрияче

“Изге эшләрдә читтә калмаска тырышабыз. Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәбез. Бездән генә торса икән?” диделәр Апас эшкуарлары Рәмис Галиуллин һәм Илдус Хәбибуллин. Хәйрияче Дамир Хәсәнов үз акчасына район үзәгендә яңа мәчет төзеткән, тиздән ачылырга тиеш.

“Апас районында 51 мәчет бар, монсы 52нчесе була инде. Бу мәчет безнең районның хәйриячесе Дамир Хәсәнов (нотариуста эшли) тарафыннан төзелде. Барлык эшләр аның акчасына башкарылды. Күптән түгел халык белән җыелып, догалар кылып манарасын куйдык. Хәзерге вакытта газ, ут кертү, кирәкле кәгазьләрне әзерләү эше бара. Яңа мәчеткә имам да билгеләп куйдык, ул – Рамазан хәзрәт Әминов. Югары белемле, Казанда мәдрәсә бетергән”, диде районның имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев. Аңа Апас зиратының хәле билгеле, ул да кешеләрне җирләгәндә уңайсызлык кичерә.

Әнәле авылы зираты

Әнәле авылы зираты

Апаска терәлеп урнашкан Әнәле авылы зираты исә бөтенләй башка кыяфәттә тора. Рәшәткәләре яңа, эче чиста. Гомумән, район үзәгеннән ерагайган саен зиратларның хәле яхшыра.

Мәсәлән, Апастан 30-40 чакрым ераклыкта урнашкан Кече Күккүз авылы зиратын да үрнәк мисал итеп алырга була. Каберлек таш рәшәткә белән әйләндереп алынган, тимер ишекләр куелган, эчтә буялган чардуганнар күренде.

“Бер гаеттә авыл халкына әйттем, егетләр безнең каберлек начар хәлдә, таш рәшәткә белән тотып булмасмы, дидем. Алланың рәхмәте, авыл халкы сүземне тыңлады, шәһәрдә яшәүчеләре дә әлеге эшкә кушылды. Бигрәк тә авылдан чыккан эшмәкәрләр зур өлеш кертте. Зиратны таш рәшәткә белән әйләндерер өчен 230 меңләп акча тотылды. Авылдашлар акча җыеп бирүдән тыш, рәшәткәләрне үзләре Казанда эшләтеп, алып кайтып куеп та киттеләр.

Кече Күккүз авылы имамы Ильяс хәзрәт Сафин

Кече Күккүз авылы имамы Ильяс хәзрәт Сафин

Язын һәм көзен ел саен зиратта өмә ясыйбыз. Шәһәрдәге авылдашлар да кем булуына карамастан, бу эштә катнашты. Апрель азагы-май башында өмә ясадык, корыган агачлар күп иде. Авылдашларга Алланың рәхмәте яусын! Көзгә зиратны янә җыештырырга ниятлибез”, диде 73 яшьлек Кече Күккүз авылы имамы Ильяс хәзрәт Сафин.

Районның Кызыл тау авылы зираты да яхшылардан санала, тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, буялган. Шулай ук авыл кешеләре үзләре эшләгән. Бу хакта безгә “Татарстан яшьләре” газетасының даими авторы, 40 елга якын укытучы булып эшләгән Фәһим Салаватуллин әйтте. Ул дистә елдан артык авылдан торып Апас районы яңалыкларын, уй-фикерләрен газетага яза. Шуңа да без аның белән район үзәгендәге зират хакында тулырак сөйләшергә булдык.

Авылларда халык үзе белеп зиратларны төзекләндерә, нигә Апасның үзендә бу эш башкарылмый?

– Минем аңарга күптән эчем поша инде. Ә бит чыннан да авылыбыз зираты искиткеч яхшы. Аны авыл үзидарәсе дә, мәчет картлары да кайгырта. Безнең авылда бер үзенчәлек бар. Әгәр берәр кеше вафат була икән, мәчет манарасыннан Коръән аятьләре укыла һәм кемнең хәленнән килә, шул зиратка бара. Анда кабер казыша, җирләргә булыша, рухына дога кыла. Бездә кабер казырга кеше эзләп йөрмиләр.

Андый хәл дә булырга мөмкинме?

– Апасның үзендә кабер казырга кеше таба алмаган очраклар булды.

Район үзәгендәге зират күпләрне борчый, бу мәсьәләне ничек чишәргә соң?

Фәһим Салаватуллин

Фәһим Салаватуллин

– Аның төп сәбәбе шунда – без авыл, ә Апас - ул авыл түгел, ул - шәһәр дә түгел. Ике арада калган, гореф-гадәтләрнең элеккесе югалган, яңасы урнашмаган. Әле Апаста зиратның киләчәктә аерым хуҗасы булачак, шәһәрләрдәге кебек анда махсус җирләү хезмәте оештырылачак. Алар мәетне тиешенчә юып, кәфенләп, үзләре җирләячәк. Әлегә Апас ул дәрәҗәгә җитмәгән.

Нигә авылдагы кебек эшләп булмый? Район үзәге өчен биш меңләп кеше күпме ул?

– Әйтәм бит, ул шәһәр дәрәҗәсенә таба юл алган, тик барып җитмәгән. Ул – авыл, тик авылдан аерылган. Анда әллә кайчан инде булырга тиеш бер башлыгы, аның эшчеләре булырга тиеш. Әлеге махсус хезмәт зират тирәсен чистартып, әйләнә- тирәсен рәшәткә белән тотып, күмү өчен түләнгән акчалардан чыгып, зиратны карап торырга тиеш.

Теләгән кеше үзеннән өлеш чыгара аладыр бит?

– Әлбәттә. Анысы һәр мөселманның изге бурычы.

Әлеге язманы төгәлләгәндә, район җитәкчелеге "Сабантуй бәйрәменә кадәр Апас зиратын яхшыртачакбыз" дип әйткән, ләкин "һаман да хәрәкәт юк, янә сүздә генә калыр инде" дигән хәбәр килде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG