Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия Дөнья сәүдә оешмасына күптән керергә тиеш иде"


Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Русия хөкүмәте Дөнья сәүдә оешмасына кушылу протоколын карарга җыелганда Азатлык радиосы Уфада яшәүче икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллиның бу кушылу турында фикерләрен белеште.

Ринат әфәнде, Русия хөкүмәте һәм Дәүләт Думасы Дөнья сәүдә оешмасына (ДСО) кушылу протоколын тикшерергә җыенганда бер төркем сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы ширкәтләре җитәкчеләре дәүләт башлыкларына әлеге кушылу эшен туктатырга чакыручы ачык хат белән чыкты. Русиянең ДСОга кушылуыннан кемгә файда, кемгә зыян булачак?

– Чимал белән эш иткән өлкәләрдә файда булачак. Әмма машина ясау һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә проблемнар чыгарга тора, чөнки бу тармакларның көндәшлек дәрәҗәсе бик түбән.

Икенче мәсьәлә, Русиядә базар икътисады төзибез дип инде 20 ел сөйлиләр. Әмма менеджмент элекке совет чорында ничек булса – шулай ук калды. Белемнәре, квалификацияләре бик түбән һәм бу кешеләр бизнес планны да юньләп төзи алмый. Бу кешеләр соңгы 20 ел эчендә фәнни-техник тәрәккыять аша ничек итеп акча эшләргә дигән сорауны үзләренә беркайчан да куймадылар. Ни өчен дигәндә, Русиядә кем табыш алды? Хөкүмәткә якын булганнар алды. Ягьни, коррупциягә инвестицияләр – иң күп табыш китергән инвестицияләр булды. Бу кешеләрнең яңача эшләргә уйлары да, мөмкинчелекләре дә юк. Шуңа күрә ул кешеләр Дөнья сәүдә оешмасына кушылуга тешләре-тырнаклары белән каршы торалар.

Хәзер инде бу оешмага бары тик, татарча әйткәндә, әтрәк-әләм илләр генә кушылмый калды. Шулар арасында булу Русиянең абруен төшерә. Русия ДСОга инде күптән кушылырга тиеш иде.

Менә бүген-иртәгә кризис башлана дип сөйлиләр бит. Рубльнең долларга карата кыйммәте кими башлады. Хәзер Русиягә бик җитди шаукым китереп бәрергә мөмкин. Алдагы айларда берничә фактор бергә туры килеп Русия икътисадына китереп бәрергә мөмкин. Һәм бу орымны бер генә фактор белән, ДСОга керү белән аңлатырга да мөмкиннәр. Әмма аның нигезендә Европада булган кризис һәм нефть бәясенең төшүе ята.

– Әле якын арада тарифларны да күтәрергә торалар бит.

Әйе, бензинга, торак-хуҗалык хезмәтләренә бәяне күтәрмәсәләр, ДСОга керү гади халык өчен экономия бирер иде. Әмма ул җанга калачак акчаларны ягулыкка бәя күтәрү ашарга мөмкин. Шуңа күрә ДСОга керүнең файдасын халык сизми дә калуы ихтимал.

ДСО турында спекуляцияләр әле алга таба күп булачак. Русия икътисады кризиска керсә, аны ДСО белән аңлатырга мөмкиннәр. Безнең илдә яраталар бит, без үзебез бик яхшы, яманлык башкалардан килә дип аңлатырга. Үзләренең эшли белмәвен беркем дә танымый.

– Ринат әфәнде, Татарстан һәм Башкортстан да авыл хуҗалыгы җирләре бит, машина ясау сәнәгате дә бар бездә. ДСОга кушылу безнең республикаларга ничек тәэсир итәр икән?

– Русиядә ничек булса, бездә дә шул ук. Авыл хуҗалыгы белән машина ясауны бик зур проблемнар көтә. Бу проблемнар бик чагыштырмача инде. Менә Башкортстанда бит 20 елдан артык җиргә ашлама кертү дигән нәрсәне белмиләр. Безнең басуларда экологик яктан чиста азык-төлекне бүгеннән үк җитештерә башларга була. Сөрелми яткан җирләр күп. Эшлә дә эшлә. Әмма аны уйлап, планлаштырып эшне оештырып җибәрергә кеше юк безнең түрәләр арасында.

Безнең республикада җитештерелгән таварларның көндәшлек мөмкинлекләрен арттыру програмы юк. Без фән хезмәткәрләре бу турыда инде күптәннән әйтеп киләбез – әмма аларның сөйләшкән сүзләре дә юк, хәтта. Методикасын да белмиләр.

Әлеге көндә безнең менеджерлар, идарәдә утырган кешеләр тәва кошы кебек, проблемны күрмәс өчен башларын комга тыгып куялар. Монда эшләргә генә кирәк. Ә шуны эшләмәс өчен алар тавыш күтәрәләр. Мин ул ачык хатны да укыдым, кемнәр имзалаганын да күрдем.

– Русиядә күп кенә ширкәтләр көндәшлеккә әзер түгел, ДСОга кушылгач алар бөләчәк һәм Русиядә эшсезләр саны кисәк артып китергә мөмкин дигән фаразлар да бар.

– Булыр да. Шушы көннәрдә генә Русиянең Уралсиб исемле зур гына банкында карта ачтырырга дип ике атна йөрдем. Өч тапкыр бардым – берничек тә алып булмый. Йә кеше бик күп була, йә бик акрын эшлиләр. Банкка һәр баруың үзе бер проблемга әйләнә. Советлар берлегендә кибетләрдә сатучылар ничек акрын эшләгән булса, хәзер Русия банкларындагы хезмәткәрләр дә шулай эшли. Ә кайбер мәгълуматларга караганда, безнең банкларда җитештерүчәнлек Европа банклары белән чагыштырганда дүрт тапкыр түбәнрәк. Гади халык өчен бу банкларның булмавы булуына караганда яхшырак дип уйлыйм.

Европада кредит проценты ничә процент та, безнең банкларда күпме? Болар миңа ике көннең берендә шалтыраталар: "Иптәш Гатауллин, сезгә елына 19 проценттан кредит бирәбез, шатланыгыз", дип. 19 проценттан булгач нигә алыйм ди мин аны? Аны алсаң, чиратта тора-тора түли алмыйча җафаланасың. Хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә, кредит процентлары да бик начар.

Безнең азык-төлекнең дә ничә проценты ялган бит. Колбасада итнең исе генә, сөттә төсе генә калды. Алар шуннан да куркалар. Чөнки ДСОга кушылу товар сыйфаты таләпләрен күтәрә. Контроль булырга тиеш. Шулай булмаса, андый товарлар җитештерүчеләр бөләчәк һәм аларның бөлүе халык өчен әйбәт кенә була. Халыкның сәламәтлегенә файдалырак булыр.

– Ләкин, икенче яктан, эшсезләр саны артачак дигән сүз бит.

– Эшсезләр саны артсын. Ни өчен дигәндә, күбесе өйдә ята, киләчәкне уйламыйча. Узган сайлау көнендә урамда ике ир-атны күрдем. Берсе: “Син сайладыңмы?” дип сорый. Икенчесе әйтә: “Юк әле. Ничек сайлыйсы?", ди. "Ничек сайлыйсы инде? Безгә ул йә чәкүшкә, йә ярты литрны сайлаган кебек кенә инде", ди тегесе.

Күпчелек халык сәясәт белән бер дә кызыксынмый. Шуңа күрә, әзрәк ашарга булмаса, эш булмаса, бәлки бераз уйлый да башларлар, ничек дөньяны корырга, ничек яңадан эшли башларга да, кемне идарәче итеп куярга.
XS
SM
MD
LG