Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда террорга каршы җыенда 29 дәүләт вәкилләре катнаша


Истанбулда 29 дәүләт вәкилләре катнашында террорга каршы зур җыен бара.

Бүген җыенда Сүрия халкына ярдәм итү һәм аның демократик киләчәге өчен чаралар күрү турында сүз барды. АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Башар Әсадны президентлыктан китеп хакимиятне вакытлы хөкүмәткә тапшырырга чакырды.

Төркия президенты Абдулла Гүл, Сүрия оппозициясенә ярдәм итәр өчен тиздән координацион шура төзеләчәк, аның беренче утырышы Истанбулда узачак, диде.
Аның сүзләренә караганда, утырышка Сүрия оппозициясенең төрле вәкилләре чакырылачак.

АКШ Дәүләт секретареннән тыш Истанбул җыенында Британия, Гарәп Әмирлекләре, Тунис, Согуд Гарәпстан, Марокко, Үрдүн, Италия, Германия, Франция, Мисыр, Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон, шулай ук Күвәйт һәм Испания вәкилләре катнаша.

Узган елның сентябрендә төзелгән террорга каршы форумның максаты – дөньяда террорның барлык формаларына каршы көрәш.
XS
SM
MD
LG