Accessibility links

Никарагуа Панама бугазына көндәш канал төзи


Никарагуа бугазы үтәргә мөмкин юлларның берсе
Никарагуа бугазы үтәргә мөмкин юлларның берсе

Никарагуа Панама бугазына көндәш булачак, киңрәк һәм тирәнрәк канал төзергә җыена. Беренче сөйләшүләр инде узган.

Никарагуа үзендә Панама бугазына көндәш булачак, киңрәк һәм тирәнрәк бугаз төзергә җыена.

Никарагуа президенты Даниэль Ортега
Никарагуа президенты Даниэль Ортега
Никарагуа президенты Даниэль Ортега ил парламентына шундый проектны тәкъдим итте. Бу проектта Тын һәм Атлантик океаннарны тоташтыру өчен алты вариант күрсәтелә.

Шуларның берсе су юлын күрше Коста-Рика чиге буйлап агучы һәм Никарагуа күленә коючы Сан-Хуан елгасы буйлап уздыруны күздә тота. Елганың кораблар йөзә башлый алырлык урынын Кариб диңгезе белән тоташтыру өчен 55 чакрымлап озынлыктагы канал төзергә кирәк булачак. Икенче яктан Никарагуа күлен Тын океан белән тоташтыру өчен тагын 20 чакрым ераклыкта канал казыйсы кала.

Проект мөдире Эден Пастора әйтүенчә, Никарагуа бу яңа каналның төзелүен хупларга мөмкин илләр белән инде сөйләшүләр дә үткәргән. Алар арасында Русия, Бразилия, Венесуэла, Кытай һәм Япония атала.

Төзелеш 30 миллиард долларга төшәр дип исәпләнелә. Яңа каналны Панама бугазыннан киңрәк тә, тирәнрәк тә итәргә телиләр.

Никарагуа каналны башка партнерлар белән бергәләп төзергә, әмма хиссәләрнең контроль пакетын үзендә тотарга, калган хиссәләрне партнерларга тендер аша сатарга тели.

Панама бугазы
Панама бугазы
Тын һәм Атлантик океаннарны Никарагуа аша тоташтыру уе инде берничә гасыр элек үк туган. Әмма ХХ гасыр башында Панама өстенлек ала һәм ике океанны тоташтыручы, 82 чакрым озынлыктагы канал Панамада төзелә.

Тик Панама каналының мөмкинлекләре хәзер барлык теләүчеләрне дә уздыру өчен җитәрлек түгел. Хәзер аны киңәйтү эшләре бара. Киңәйтү проекты 5,5 миллиард доллар белән бәяләнә.

Былтыр Кытай да Колумбиядә Кариб диңгезен Тын Океан белән тоташтыручы 220 чакрым озынлыктагы махсус тимер юл төзү ниятен игълан иткән иде.
XS
SM
MD
LG