Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урам җыеннары турында яңа канун милли азатлык көрәшенә юлны яба"


Чаллының милли активистлары Тукай көнендә үткәргән каршылык чарасы
Чаллының милли активистлары Тукай көнендә үткәргән каршылык чарасы

8 июнь җомга кичендә Русия президенты Владимир Путин урам җыеннарында тәртип бозган өчен кырысрак җәзалар каралган канунны имзалады. Элегрәк аны дәүләт думасы һәм федерация шурасы хуплаган иде. Әлеге канунга чаллылар да үз фикерен белдерде.


Русиядә сәяси таләпләр белән генә түгел, гадел булмаган хөкем, фатирсыз калулар, хезмәт хаклары, канунсыз эштән кууларга каршылык йөзеннән халыкның бер өлеше урамнарга чыга. Дәүләт думасы һәм президент сайлауларыннан соң урам җыеннары шактый җанланды һәм алар гадел сайлаулар таләп итү әләме астында бара.

Бу каршылык чарасына Чаллы вәкилләре дә кушылып, күп кенә урам җыеннары уздырды. Хәзерге вакытта “Тукайны яула” акциясе бара һәм ул 12 июньгә кадәр дәвам итәр дип фаразлана. Русиядә кабул ителәсе яңа канун мондый чараларда катнашучыларга зур акчалар түләтүне максат итеп куя.

"Тормыш начар, проблемнар күп"

Чаллыдагы СПИД үзәгенең баш табибы, шәһәр хакимиятенең элекке милли бүлек башлыгы, күп тапкырлар депутат булып сайланган Галимҗан Зарипов шуларны сөйләде:

Галимҗан Зарипов
Галимҗан Зарипов
“Урам чараларын оештыручыларга, анда катнашучыларга акча түләтү күләме бик зурдан куелган. Ул 50 мең сумнан артмаска тиеш иде. Бүген оппозициядә башка фиркаләр, башка кешеләр булса, 4-5 елдан бүгенге хакимият фиркасе вәкилләре шушы вазгыятьтә калырга мөмкин. Бу - уйламыйча эшләнгән гамәл. Мин депутат булсам, мондый канунга тавыш бирмәс идем. Монда бит 1 миллион сум түләтү турында да әйтелә. Зур акча бу. Халык аны күтәрә алмаячак.

Без Киров, Пермь, Кострома якларында еш булабыз. Андагы яшьләрнең 40-50%ы эшсез. Тормышлары начар, проблемнары күп. Андыйларның да күтәрелеп чыгу ихтималы бар бит. Күтәрелүләрне тыю ысулы белән туктатып булмас. Яшәү рәвеше яхшы булганда гына мондый канун урынлы булыр иде. Тормышың начар икән, кануннарны Европача кабул итәргә ярамыйдыр”.

"Урамнан башыңны иеп узар заман килмәгәе"

Заманында, татар-милли азатлык хәрәкәтенең урам көрәше нәтиҗәсендә барлыкка килгән газет-журналларда бик күп язмалар бастырган журналист Зөбәер Мифтахов шулай диде:

Зөбәер Мифтахов
Зөбәер Мифтахов
“Һәр нәрсәгә гаделлек ягыннан карарга кирәк. “Безнекеләр”не генә якларга кирәк түгел. Әгәр шул юл белән барасың икән, икенче якны дошман итеп куясың. Үзара ике-өч дошман төркем барлыкка килә.

Мәскәүдәге нацистларның җимерүләрен генә алыйк. Аларны тыярга, оештыручыга җәза бирергә кирәк иде. “Ак тасма”, “Яула” (Оккупай) хәрәкәте чаралары да дөрес түгел. Кемнәрдер урамнарда палаткалар кордыра, андагы халык акырып-бакырып утыра. Моны да тыярга кирәк. Бу канун кирәкле.

Икенче яктан, кешене бөтенләй урамга чыгартмый торган канун булырга тиеш түгел. Менә анда шәхси затларга 300 мең сумга кадәр түләтү каралган. Гади кеше бу акчаны бер-ике ел буе эшли. Мондый акча белән куркыту урамнарда, башка урыннарда нәрсәдер оештырудан баш тартуга китерәчәк. Болай барса, социаль-көнкүрешне яклаган урам җыеннары да юкка чыгачак. Ә андый чаралар бездә еш була. Бу җыеннарда катнашучыларга, оештыручыларга сылтауны һәрчак табып булачак. Провокатор җибәрү ихтималы да зур.

Хәзер милли хәрәкәт дип аталган оешмаларга урамнарга юл ябылды. Чөнки алар барысы да куркаклар, сараннар. Шул ук вакытта бәләкәй урам бәйрәмнәре, хәзер бара торган кечкенә Сабантуйлары өчен дә юл ябыла сыман. Шундый бәйрәмнәрдә бер исерек килеп чыгып, берәр нәрсә кычкырса, 300 меңне оештыручыга чәпиләрме? Ул нишләргә тиеш, монысы ачык түгел.

Алга таба урамнан башыңны иеп кенә үтмәле булмагае. Әкрен-әкрен кысу, коридорга, торбага кертү сәясәте бара. Син анда бераз кыймылдый аласың, башкасын юк. Шул сәясәтне алып баралар. Интернет сәхифәләрен дә кысмакчы булалар. Ләкин анысы халыкара челтәрләр белән бәйле, артык булдыра алмыйлар. Мәскәүдә бәлки демократия бардыр, Казанда азрактыр, ләкин провинцияләрдә ул юк”.

"Көрәш өчен юллар ябыла"

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов бик күп төбәкләрдә урам җыеннары, йөрешләр уздырган кеше.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов
“Бу чараларны оештырган, аларда катнашкан өчен кыйналганым да, төрмәләрдә утырганым да, психик сырхауханәгә ябылганым да булды. Акчалата түләүләр дә ясадылар. Ләкин без хокукларыбызны яклап, алга таба да урамнарга чыгачакбыз. Халык урамнарга сәяси һәм соиаль проблемнарны күтәреп чыга. Алар әлегә хәл ителмәгән. Йөзәр мең халыкның урамга чыгуы дәүләт системының дөрес түгеллеген күрсәтә.

Яңа канунда 300 мең, 1 миллион сум акча түләтү турында сүз бара. Соңгы атнада дума депутатлары, Федерация шурасы шушы мәсьәлә белән мәш килде. Алар халыкны бастыру, кысу, сүз иреге булмасын өчен тырышты. Заманында Адольф Һитлер да халык урамга чыкмасын, сүз әйтмәсен өчен шундый ысуллар кулланган булган. Путин сәясәте дә шуңа охшаш. Әлеге канун урыс булмаган халыклар өчен милли азатлык көрәшенә юлны тагын да яба. Шулай да, Русиянең үзәк өлешендә күтәрелүнең тагын да зураюы ихтимал. Мондый кануннар шәхсән мине куркытмый. Чаллы ТИҮе, “Азатлык” татар яшьләре берлеге, шул ук коммунистлар белән алга таба да шәһәрдә хәрәкәт итәрбез”, дигән ышанычта тора ул.
XS
SM
MD
LG