Accessibility links

Кайнар хәбәр

Варшауда Euro-2012 футбол беренчелеге ачыла


Бүген Польша башкаласында Польша һәм Греция уены белән Европаның футбол беренчелеге ачыла. Бу юлы уеннар ике илдә - Польша һәм Украинада үтәчәк.

Беренчелектә дүрт төркемгә бүленгән 16 такым катнаша. Һәр төркемнең иң яхшы ике такымы чирекфиналга чыгачак. Русия белән бер төркемгә Польша, Греция һәм Чехия такымнары керә.

Русия 12 июньдә Варшауда Польша белән, 16 июньдә Греция белән уйный.

Европа беренечелегенең финалы 1 июльдә Киевта уйналачак.
XS
SM
MD
LG