Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфага Төркия вәкиллеге килде


26 майда Истанбулның Фатиһ бистәсендә Башкортстан Сабан туе узды
26 майда Истанбулның Фатиһ бистәсендә Башкортстан Сабан туе узды

Башкортстан башкаласы Төркия кунакларын кабул итә. Уфага эшлекле сәфәр белән Истанбулның Фатиһ районы вәкилләре килде. Алар республикада 7 көн булачак.


Соңгы елларда Төркия белән Башкортстан арасында һәртөрле бәйләнешләр арта бара. Икътисади хезмәттәшлек белән бергә мәдәни багланышлар да киңәя. Ә Башкортстан башкаласының Истанбул белән элемтәләре аеруча тыгыз. Истанбулның Фатиһ районы белән Уфаның Киров районы - тугандаш районнар. Әле Уфага Фатиһ районы вице-мэры Аднан Гөләр, “Халкташ” ширкәте башлыгы Кемал Арслан, Фатиһ районы мэриясе канцеляриясе мөдире Орхан Йылмаз һәм башкалар килде.

Кунаклар иң тәүдә Уфаның Киров районы хакимияте башлыгы Динар Хәлилов белән очрашып сөйләште. Аннан алар Салават Юлаев мәйданына барды, Конгресс-холл бинасын карарга керде. Шуннан соң кунакларга археология һәм этнография музеена мавыктыргыч сәяхәт оештырдылар.

Җиде көн дәвамында Истанбул вәкиллеге Уфада бик күп очрашуларда катнашачак. Эшлекле сөйләшүләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерү дә каралган. Шулай ук кунаклар өчен бай мәдәни программа да төзелгән – матур һәм истәлекле урыннарга сәяхәтләр, республика районнарында оештырылучы сабантуйларга барулар – болар һәммәсе дә Башкортстан мәдәнияте белән якыннан танышуга яхшы форсат.
XS
SM
MD
LG