Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО көчләре башлыгы Әфганстанда тыныч халык үлеме өчен гафу үтенде


НАТОның Әфганстандагы АКШ көчләре башлыгы генерал Джон Аллен көнчыгыштагы Логар вилаятенә үзе барып чәршәмбе һөҗүмендә һәлак булган 18 кешенең гаиләләре һәм авылдашлары алдында гафу үтенде.

Беренче тапкыр НАТО көчләре Талибанга каршы һөҗүмдә тыныч халыкның һәлак булганын раслады. 18 кеше, шул санда балалар һәм хатын-кызларның үлеме турында әфган рәсмиләре хәбәр итте.

“Халыкара көчләр һөҗүмендә тыныч халыкның үлеме – кабул ителерлек хәл түгел”, дигән иде президент Хәмид Карзаи.
XS
SM
MD
LG