Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда иң күп бала эчәк һәм үпкә авыруларыннан үлә


БМОның Балалар фондының (UNICEF) иң соңгы мәгълүматларына караганда, дөньяда иң күп бала эчәк һәм үпкә чирләреннән үлә. Бу авырулардан елына ике миллионнан артык бала үлә. Аларның дүрттән бер өлеше 5 яше тулмаган балалар, диелгән UNICEF хисабында.

Ике чирнең дә таралуның төп сәбәбе – ярлылык һәм пычыраклык. Иң авыр хәлдә Һиндстан, Пакстан һәм Африканың берничә иле. Халыкның кул юарга чиста су һәм сабын белән тәэмин ителүе дә бу хәлне үзгәртә ала, диелгән оешманың җомга көнне игълан ителгән яңа хисабында.
XS
SM
MD
LG