Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каргалы халкы мөселманча ял итте


Әхмәтовлар гаиләсе
Әхмәтовлар гаиләсе

Узган якшәмбе Оренбур төбәге Каргалы авылы янындагы урманда мөселманча ял итү бәйрәме унынчы тапкыр үтте. Бу көнне мөселманнар ел буе түземсезлек белән көтә.


Ун ел элек берничә гаиләдән башланган бәйрәм бүген инде йөзләгән мөселманны җыя. Бу – гаилә бәйрәме. Әлеге урынга килүчеләрнең барысы да мөселманча киенгән. Урнашу урыннары да аерым: хатын-кызлар бер якта, ирләр икенче якта ял итте. Җыелучыларның яшьләре дә төрлечә: бер урында берничә айлык баланы да, 80 яшьлекләрне дә очратырга мөмкин иде.

Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин
Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин
Әлеге җыенны оештыручыларның берсе – Каргалы авылы мәчете имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин бу эшкә күп көч куя.
Сабантуйны хәтерләткән җыенны яңартылган гореф-гадәт дип әйтергә мөмкин, чөнки ХIX гасырда Каргалының тугыз мәчет-мәдрәсәсе җәйге уку-ялларга Русия төбәкләреннән мөселманнарны җыйган. Ял итүчеләр вәгазь, намаздан тыш төрле спорт уеннарында, викториналарда катнашты.
“Бу көн күпләрне балачакка алып кайтып, хәтирәләрен яңартты”, дип сөйләде Нурия Исхакова.
Утта пешкән пылаудан авыз иттеләр
Утта пешкән пылаудан авыз иттеләр

Бәйрәмгә килүчеләр арасында Оренбурның “Хөсәения “ мәдрәсәсен тәмамлап, инде хәзер үзләре мәчетләрдә ислам дине буенча гыйлемгә өйрәткән кардәшләребез дә бар иде, шуларның берсе – мөгаллимә Гөлнур Әхмәтова. Ул яланга оныкларын да алып чыккан, иң кечкенәсе Рамазанга бигрәк тә сый-хөрмәт ошаган.
Мөселманча ял итүче кызлар
Мөселманча ял итүче кызлар

Бәйрәм елдагыча ут ялкынында пешкән пылаудан авыз итү белән тәмамланды, аны махсус тик ир-атлар гына пешерә, шулай ук табын әзерләү дә алар өстендә иде. Әлеге күренеш тәрбияви рольне дә үти.
Ял итүчеләр шахмат та уйнадылар
Ял итүчеләр шахмат та уйнадылар

Кунакларны сыйлау, аларны хөрмәт итү кечкенәдән тәрбияләнә – моны балалар күптән үзләштергән. Шулай ук балалар белән бергә намазга басу да мондагы күркәм күренеш. Бу юлы да Оренбур төбәге мөселманнары көне буена дәвам ителгән ялдан соң, киләсе елда да шулай бергә очрашырга насыйп булсын дип үз якларына таралышты.
Мөселманча ял итү бәйрәме
Мөселманча ял итү бәйрәме
XS
SM
MD
LG