Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә урам җыеннары турында яңа канун гамәлгә керә


Бүген “Российская газетада” басылып чыгу белән кичә Русия президенты Владимир Путин имзалаган урам җыеннары турындагы яңа канун гамәлгә керә.

Бу атнада Дәүләт думасы депутатлары Русиядә рөхсәтсез урам җыеннарын уздыручыларга җәзаны кырыслату турында канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул иткән иде.

Рөхсәтсез урам җыеннары вакытында кешеләрнең сәламәтлегенә йәки милеккә зыян салган өчен кешеләргә җәза 300 мең сум (йәки 200 сәгать мәҗбүри эш), рәсмиләр өчен 600 мең сум, оешмалар өчен 1 миллион сум була ала.
XS
SM
MD
LG