Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:13

Русиядә 12 июнь көнне 1550 урам җыены үтәчәк


Полиция Русия көнендә үтәчәк чаралар вакытында канун кысаларында эш итәргә вәгъдә итте. Эчке эшләр министрлыгы 9 июньдә гамәлгә кергән урам җыеннары турындагы яңа канун нигезендә, урам җыеннары өчен җаваплылыкны аларны оештыручылар гына түгел, алар белән идарә итүчеләр дә үз өстенә ала, дип белдерде.

Төбәкләрдән килгән мөрәҗәгатьләргә караганда, Русия көнендә 1.3 миллион кеше катнашында 1550 урам җыены үтәчәк. Барлыгы ил буйлап бу көнне тәртип саклау өчен 70 меңләп полиция хезмәткәре һәм тугыз меңләп эчке гаскәриләр җәлеп ителәчәк.

Министрлык, рөхсәтсез оештырылган урам җыеннары таратылачак, аларны оештыручылар һәм катнашучылар тоткарланачак, дип кисәтте.

Русия президенты Владимир Путин урам җыеннары турындагы яңа канунны 8 июнь имзалады. 9 июньдә канун гамәлгә керде.

Дәүләт думасы депутатлары Русиядә рөхсәтсез урам җыеннарын уздыручыларга җәзаны кырыслату турында канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта узган атнада кабул иткән иде.

Рөхсәтсез урам җыеннары вакытында кешеләрнең сәламәтлегенә йәки милеккә зыян салган өчен кешеләргә җәза 300 мең сум (йәки 200 сәгать мәҗбүри эш), рәсмиләр өчен 600 мең сум, оешмалар өчен 1 миллион сум була ала.

XS
SM
MD
LG